Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында һәр гектардан 30 центнердан артык уңыш алынган

Республиканың уртача күрсәткеч 27,9.

Иң зур уңыш — 9 мең тоннага якын ашлык «Аммоний Агротехнологии» җәмгыятендә. «Мир» җәмгыятендә 6,7 мең тонна суктырылган. «Яңа Юраш» агрофирмасы«нда бу күрсәткеч 4,2 мең тоннага тигез. Ф.Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — 5,4 мең тонна, «Светлая долина» җәмгыятендә — 3,5 мең тонна.

«Мир» җәмгыятендә бер гектардан 43,9 центнер ашлык җыеп алынган. Ф.Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында бөртеклеләрнең уңдырышлыгы 37,5 центнер тәшкил итә. «Яңа Юраш» агрофирмасы«нда — гектардан уртача 41,1 центнер, «Аммоний Агротехнологии» җәмгыятендә — 33,9 центнер җыелган.

Алабуга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр иткәнчә, быел 44 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган. Республиканың уртача күрсәткече 27,9 булса, безнең районда һәр гектардан 30,3 центнер уңыш алынган.

Арпа уңышы яхшы булган: бер гектардан 32 центнердан артык арпа җыелган. Көзге бодайның уңышы гектардан 34,8 центнер тәшкил итә. Сабан бодае — 27,7, солы — 24,8, тритикале — 20,5, борчак — 21 центнер, карабодай — 40 центнер.

Моннан тыш, рапс уңышы яхшы булды («Аммоний Агротехнологии»), кишер һәм кәбестә, бәрәңге бай уңыш бирде («Вятские зори»).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев