Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында яңа ашлык эшкәртү комплексы ачылды

«Аммоний Агротехнологияләр» компаниясе Гари авылында яңа ашлык эшкәртү комплексы ачты.

Бу вакыйга зона семинары вакытында булды, анда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тәҗрибә алышырга җыелды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев әйтүенчә, инвестор килү белән, Бехтерево җирлеге күзгә күренеп үзгәрә, буш кырлар эшкәртелә башлады. Алабуга өчен бу яңа адым, чөнки «Аммоний Агротехнологияләр» компаниясе һәм «Мир» җәмгыяте хисабына, бездә алдынгы ысуллар кулланыла, бу исә көндәшлектә зур өстенлек булып тора. 

Бүген «Аммоний Агротехнологияләр» компаниясе районыбызда якынча 9 мең гектарда җир эшкәртә, бу күләмне арттырырга да ният бар. Ашлык чистарту комплексына «Аммоний» тарафыннан 120 миллион сумнан артык акча кертелгән. 

− Узган урып-җыюдан күренгәнчә, без алынган ашлык күләме белән эшләп җиткермибез. Шуларның барысын да предприятиенең исәпкә алуы куандыра. Кыска вакыт эчендә зур проектлар тормышка ашуына мин бик шат, − диде Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин.

Бу хуҗалык алдында торган чираттагы эш — орлык заводын төзү. Ул башланган да инде. Бу көнне «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров бу эшнең ничек башланып китүен искә алды.

− Бүген без бертуктаусыз эшли торган орлык киптерү комплексын ачабыз — ул тулысынча автоматлаштырылган, ашлык белән сак эш итәчәк. Өч ел элек без "Аммоний Агротехнологияләр«не булдырдык, аның бурычы ашламалар куллану, технологияләрне сынау, бизнесның заманча гамәлләрен алга этәрүдән гыйбарәт иде. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән без тагын да алгарак киттек һәм үсешне дәвам итәбез. Хәзер инде ул сынау мәйданы гына түгел, чын бизнес. Бездәге техника 50 берәмлектән артык. Хәзер без яхшы орлыкка мохтаҗ, аеруча бүгенге вәзгыятьтә, шуңа күрә бу мөмкинлекне барысы өчен дә тәкъдим итәргә булдык, − диде ул.

Яңа комплекс 600 тонна кипмәгән ашлыкны һәм 250 тонна коры ашлыкны сыйдырырлык. Чистартканда, бөртекләргә зыян килми. Тәүлек буе эшәве күздә тотыла.

Язгы чәчү йомгаклары буенча, хезмәт алдынгыларына бу көнне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Алабуга районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләк алучыларның берсе — «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Сергей Кузнецов.

− Хезмәтемне бәяләп бүләкләүләренә шатмын. Барыбер дә авыл хуҗалыгына, аныда эшләүчеләргә игътибар бар, бу — зур этәргеч. Эш биргәне өчен, җитәкчемә рәхмәт. Үз хезмәтемне яратам, җирдә эшләү миңа ошый, − дип фикерен уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев