Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында киләсе ел уңышы өчен 4 мең тоннадан артык орлык салынган

Орлыкларның чәчүлек сыйфатлары тикшерелде.

Россельхозцентрның Алабуга филиалы башлыгы Люция Габдуллина саклануга салынган орлыкларның сыйфаты турында сөйләде.

— 2025 ел уңышы өчен районда бөртекле һәм кузаклы культуралар 4483 тонна салынган, ихтыяҗ 3522 тонна (иминият фонды белән бергә) тәшкил итә. 2919 тонна орлыкның чәчүлек сыйфаты тикшерелде, бу тикшерелгәннәрнең 83 процентын тәшкил итә. Алар арасында кондициягә туры килүчеләр — 98 процент — бик яхшы күрсәткеч, — дип аңлатты җитәкче.

Шуны да әйтергә кирәк, оригиналь һәм элиталы орлыклар 827 тонна — тикшерелгәннәрнең 28 проценты. 48 проценты — беренче һәм икенче репродукцияле орлык материалы. Өченче һәм дүртенче репродукцияләр, ягъни сортлы булмаганнары, быел тикшерелгәннәр арасында, бәхеткә, ачыкланмаган.

Барлык орлыклары яхшы сыйфатлы булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында «Аммоний Агротехнологии», «Светлая долина» җәмгыятьләре һәм Ф.Әхмәтҗанов КФХы бар.

«Аммоний Агротехнологии» җәмгыятендә киләсе елда да бөртекле һәм кузаклы культуралар белән беррәттән көнбагыш чәчәчәкләр, ул быел 1000 гектардан артык мәйданны били. Иске Куклюк авылындагы Ямалетдинов крестьян-фермер хуҗалыгында бу культура 400 гектардан артык мәйданда чәчелгән иде. Көнбагыштан алынган табыш бөртеклеләрнеке белән чагыштырганда шактый югары булган, шуңа күрә аңа ихтыяҗ зур.

Бөртеклеләр арасында быел көзге бодай иң уңдырышлысы булып чыккан, ул аерым кишәрлекләрдә гектардан 50 центнерга кадәр уңыш биргән. Сүз уңаеннан, быел көзге культуралар (арыш һәм бодай) 2822 гектарда чәчелгән, шул исәптән 1423 гектарда — бодай, ул соңгы елларда бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Люция Габдуллина сүзләренчә, бу җитәрлек түгел.

— Быел кар озак яумый торды. Уҗымнар үзләрен ничек хис итә?
— Шушы көннәрдә беренче кар каплаган шытымнарның торышын тикшердек. Мин алар бик яхшы хәлдә дип әйтер идем, шулай булгач, кышкы явым-төшемнәр аларга файдага булды. Яңа елда мул уңыш көтәбез.

Киләчәктәге орлык материалына килгәндә, быел үзебезнең сортларга өстенлек бирелде, әмма яз көне, бәлки, бераз үзгәрешләр булыр, перспективалы яңа сортлар сатып алыныр. Хәер, үзебезнекеләр арасында да яхшылар бар, мәсәлән, шул ук көзге бодай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев