Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында көн саен 101 тонна сөт савыла

Бу былтыргы шушы вакыт белән чагыштырганда, 27,3 тоннага артык.

Июльнең беренче яртысында Алабуга фермаларында көн саен 101 тонна сөт савып алдылар, бу былтыргы шушы вакыт белән чагыштырганда, 27,3 тоннага артык.

Бер сыерга исәпләгәндә, районда көн дә 28 килограмм сөт савалар (2022 елдагы шушы вакыт аралыгына караганда, плюс 3,2). «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч 30,6 килограммга тигез (тулаем сөт күләме — 49,8 тонна), Әхмәтҗанов КФХ күрсәткече — 29,7, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 29,3.

«Яңа Юраш» агрофирмасында тәүлек буена алынган сөт күләме 20,5 тоннага җиткән (плюс 1,5 тонна), Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — 7,8 (плюс 3,5), "Якты үзән"дә — 8,1 тонна, монысы үткән елгы күрсәткечтән 2,5 тоннага күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев