Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 9107гә җитте

Бу былтыргы шул ук вакыт аралыгындагыдан 1236 башка артыграк.

Район терлекчеләренең шушы елның 11 аендагы эш нәтиҗәләре куандыра: үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, күрсәткечләрнең артуы күзәтелә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр итүенчә, 1 декабрьгә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 9107гә җитте, бу былтыргы шул ук вакыт аралыгындагыдан 1236 башка артыграк. 

«Яңа Юраш» агрофирмасы нәтиҗәләре тагын да югарырак — үсеш 112 процент тәшкил итә, анда хәзер 2315 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. «Мир» җәмгыяте көтүендә маллар 1084кә артып, 2253 баш булган. Әхмәтҗанов (Морт) фермер хуҗалыгында үсеш күрсәткече 15 процент. 

Районда сыерлар саны 3204 (плюс 391). «Мир» җәмгыятендә аларның саны 1,5 тапкырдан да күбрәккә арткан һәм 1127 башка җиткән. 

Сарыклар һәм кәҗәләр саны 10 процентка артып, 4290 баш булган. Атлар саны — 328, үткән елгы белән чагыштырганда, 20гә артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев