Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында мул уңыш җыелды

Һава торышының көйсезлегенә карамастан, бөртекле һәм башка төрле культуралардан югары уңыш алынган.

Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр итте.

Бүгенгә районда 14 500 гектарда бөртекле культуралар җыеп алынган — чәчелгән мәйданның 91 проценты. Исегезгә төшерәбез, быел ул 2500 гектарга арттырылды. Киләсе атна ахырына бөртеклеләрне җыю төгәлләнәчәк.

57 000 тонна ашлык суктырылган, бу безнең район өчен шактый зур күләм. Чагыштыру өчен: узган ел 43 600 тонна булган. Уңдырышлылык гектардан 40 центнер тәшкил итә, узган ел — 30,3 центнер. Алдынгылар рәтендә «Аммоний Агротехнологияләр», «МИР», «Әхмәтҗанов Ф. Г» хуҗалыгы, «Вятский берег», «Вятские зори».

Бер үк вакытта көзге культуралар чәчү төгәлләнә: 3125 гектар чәчелгән — бу планның 84 проценты. Терлек азыгы әзерләү дәвам итә — бүгенгә ел ярым запас әзерләнгән, бу бер башка 31,5 центнер туры килә дигән сүз. Моннан тыш, «МИР» тиздән күпьеллык үләннәрне өченче чабуга керешәчәк. Алда тагын 2500 гектар кукуруз җыю.

«Вятские зори» хуҗалыгында 250 гектар бәрәңге аласы бар. Кишер җыю башланган, 10 гектардан инде җыеп алынган. Уңдырышлылык та шаккатыргыч: гектардан 410 центнер.

Августта яңгырлар планнарны бераз бозды, дип билгеләп үтте Александр Косов, әмма тулаем һава шартлары буенча быел уңай булды. Өстәвенә, фермерлар минераль ашламаларны оста куллана, бу уңышка уңай йогынты ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев