Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында өч мең тоннага якын печән әзерләнгән

Үләннәрнең бер өлеше, яшел азык буларак, терлекләрне ашатуга китә.

Июнь ахырына районда күп еллык үләннәрне беренче тапкыр чабып алдылар, барлыгы 5681 гектар чабылган.

Сенажга 3733 гектардан җыелган үләннәр салынган, барысы 15755 тонна булган, бу тиешле күләмнең 29 процентын тәшкил итә; 1902 гектардан 2489 тонна (планның 34 проценты) печән әзерләнгән. Үләннәрнең бер өлеше, яшел азык буларак, терлекләрне ашатуга китә. 

Моннан тыш 370 гектардан чабылган арыш, 53 гектардан бер еллык үләннәр һәм сабан бодаеның бер өлеше сенажга салынган. Нәтиҗәдә, шартлы рәвештә алынган бер баш терлеккә 7,5 терлек берәмлеге тупас һәм сусыл азык туры килә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр итүенчә, табигый болынлыкларда да печән чаба башладылар. Бу эшкә «Якты үзән» ҖЧҖ, «Яшь көч» агрофирмасы, шулай ук Танай болыннарында беренче булып керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев