Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында печән әзерли башладылар

Быел Алабуга районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдында 53700 тонна сенаж, 35 мең тонна силос һәм 7400 тонна печән әзерләү бурычы тора.

Май икмәк булдыра, ә июнь печән бирә. Бабаларыбыз шулай сөйләгән һәм «Үләнне чәчәк атар алдыннан чабу — иң яхшысы» дип тә өстәгәннәр.
Корылыкка күрә, печәннәр быел бай булмаска охшаган, шулай да озакка сузарга ярамас. Районның күпчелек хуҗалыкларында бу эшкә керештеләр инде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов әйтүенчә, быел Алабуга районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдында 53700 тонна сенаж, 35 мең тонна силос һәм 7400 тонна печән әзерләү бурычы тора. Биредә 5495 гектар күп еллык үлән (нигездә люцерна), 2700 гектарда — кукуруз, 2650 гектарда бер еллык үләннәр үсә, шуның өстенә табигый болыннар да бар, ләкин аларга күп өметләр багълап булмый, чөнки язын анда ташу килмәде.

Июнь уртасына күп еллык үләннәр 2491 гектарда чабылган, бу бар мәйданның 44 проценты дигән сүз. Барлыгы 4420 тонна сенаж һәм печәннәрнең 6 проценты әзерләнгән. Шартлы рәвештә алынган бер баш малга 2 терлек берәмлеге туры килә, таләп ителгән күләм — 30. «Мир» җәмгыятендә беренче кат чабып бетерделәр, «Якты үзән»дә планның яртысы үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев