Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында сарымсак уңышын җыю эшләре бара

Бүгенге көндә биредә инде 72 гектар мәйданда уңыш җыелган.

Шушы көннәрдә Павел Кувайцев крестьян-фермер хуҗалыгында сарымсак җыю эшләренә керештеләр. Әлеге КФХ — Татарстанда сарымсак җитештерүчеләрнең иң эресе.

Бүгенге көндә биредә инде 72 гектар мәйданда уңыш җыелган. Тагын 60 гектарда сарымсак аласы бар. 

— Бу якынча гектарыннан 10 тоннага якын. Эшләр тулысынча механикалаштырылган. Бер комбайн сарымсакның сабагын кисә, икенчесе аны бәйләп бара, соңыннан уңышны базага алып кайтып, тартмаларга тутырабыз һәм киптерергә калдырабыз, — дип сөйли фермер. 

Киләсе елда хуҗалыкта сарымсак мәйданын 180 гектарга кадәр арттырырга ниятлиләр.

Павел Кувайцев һәм аның сарымсак патшалыгы турында биредә укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев