Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында тәүлегенә 90 тонна сөт савыла

Республика буенча безнең район иң яхшы бишлеккә керде һәм дүртенче урында тора.

Алабуга районында сөт саву дәрәҗәсе тәүлегенә 90 тоннага җитте. Республика буенча безнең район иң яхшы бишлеккә керде һәм дүртенче урында тора, дип хәбәр итә АМР матбугат хезмәте.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, мондый нәтиҗәгә «Мир» ҖЧҖ терлекчелек комплексының актив эше нәтиҗәсендә ирешелде. Биредә көн саен 42 тоннадан артык сөт җитештерелә. Шулай ук югары нәтиҗәләр: «Яңа Юраш» агрофирмасында — 18,5 тонна, «Светлая долина» да — 7,3 тонна һәм Әхмәтҗанов КФХнда — 6,8 тонна.

2022 елда «Мини-ферма» программасы буенча Алабуга районында 10 шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы мини-фермалар төзү чыгымнарының бер өлешен каплауга грантлар алды. Субсидияләрнең гомуми суммасы 4,5 миллион сум тәшкил иткән.

«Гаилә фермасы» программасы буенча крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Фәйзелхан Әхмәтҗанов 30 млн.сум күләмендә гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә грант отты. Бу Мортта 350 савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелешен тәмамларга мөмкинлек бирәчәк, бу хуҗалыкта сөт җитештерүгә сизелерлек йогынты ясаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев