Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында тракторларның язгы кыр эшләренә әзерлеге 96 процент тәшкил итә

Терлек азыгы җыю комбайннары — 84, бөртеклеләр җыю комбайннары — 61 процентка әзер.

Кырларны эшкәртә торган агрегатлар тавышын ишетергә дә күп калмады. Алабуга хезмәтчәннәре кыр эшләренә әзерме соң?

Бу турыда шушы көннәрдә генә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов белән сөйләшү булды. 

— Быел язын 41324 гектар җир чәчеләчәк, бөртеклеләр — 23094, техник культуралар — 4748 гектар, бәрәңге — 270, яшелчә — 320 гектар мәйдан алып торачак. 

Уңышны арттыру өчен, барыннан да бигрәк, минераль ашламалар җитәрлек булырга тиеш — гектарына якынча 70 килограмм тәэсир иткеч матдә. Бүген алар 3970 тонна тәшкил итә, шулардан 1298 тоннасы катлаулы ашлама. Бер гектарга исәпләгәндә, 44 килограмм матдә килеп чыга. "Нократ таңнары«нда бу күрсәткеч күпкә югары (65 килограмм), Әхмәтҗанов КФХ — 57 килограмм. 

Минераль ашламалар китерү дәвам итә, өстәвенә, аларны гектарына 50 килограмм матдәдән дә күбрәк җыйган хуҗалыклар субсидия рәсмиләштерә.

— Орлыклар белән кыенлык булмасмы?
— Аларга ихтыяҗ 5946 тонна тәшкил итә, 6164 тонна — салынган орлык күләме, аларның яртысы тикшерелгән инде. «Яшь көч», «Яңа Юраш» агрофирмаларында, «Якты үзән» ҖЧҖндә, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында орлыклар тулысынча тикшерелгән, әзер. 

— Техника да тоткарламастыр, аны бит көздән үк хәстәрли башладылар?
— Моның белән ремонтчыларның сигез звеносы шөгыльләнә, алар арасында 36 слесарь эшли. Февраль уртасына тракторларның әзерлеге 96 процент, чәчкечләрнеке — 92, чәчү комплексларыныкы — 88 процент тәшкил итә. Терлек азыгы җыю комбайннары — 84, бөртеклеләр җыю комбайннары — 61 процентка әзер. 
Үткән елда 240 миллион сумга 54 берәмлек яңа техника сатып алынган.

— Гыйнвар кырыс килде, уҗымнар быел ничек кышлады?
— Бик яхшы дип әйтә алам. Республикада сайлап алып тикшерүгә караганда, үсентеләр яхшы сакланган, туфракта шикәр күләме тиешле күләмдә, шытым югалу табигый 10 проценттан артмаган. 
Уҗым культураларын салкыннардан ел башында калын кар катламы саклаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев