Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында урып-җыю эшләре төгәлләнде

Алабуга районында игенчеләр өчен елның төп вакыйгасына нокта куелды – бөртекле культуралар җыю төгәлләнде. Урып-җыю йомгаклары буенча районда бөртеклеләрнең уртача уңдырышлылыгы гектардан 38,4 центнер тәшкил итә.

Якынча мәгълүматларга караганда, район игенчеләре 16 135 гектарда бөртеклеләр суктырган, бу планнан 100 процент тәшкил итә. Тулаем ашлык суктыру 61,9 мең тоннадан артып киткән. Район буенча уртача уңыш гектардан 38,4 центнер тәшкил итте, бу авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тотрыклы эшләве турында сөйли.

Район хуҗалыклары тарафыннан 2025 ел уңышы өчен 6445 тонна минераль ашлама кертелгән, бу кырларның һәр гектарына 91,8 килограмм чиста туклыклы матдәләр кертелде дигән сүз. Шуның нәтиҗәсендә районыбыз өчен рекордлы уңыш алынды.

Урак алдынгылары

Районның алдынгы хуҗалыклары гадәттәгечә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бөртеклеләрнең иң югары уңышы «Аммоний АгроТехнологияләр» җәмгыятендә теркәлгән — гектардан 46,5 центнер. Икенче урында — «Мир» җәмгыяте, биредә гектардан 42,6 центнер, өченче урында — крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ф. Г. Әхмәтҗанов, ул үз кырларыннан һәр гектардан 41,1 центнер ашлык алган.

Яшелчәләр һәм бәрәңге — эшләр дәвам итә

Район кырларында яшелчә һәм бәрәңге җыю эшләре кайный. Бүгенгә яшелчә культураларының 71 проценты җыелган, ягъни 177 гектар. 2600 тоннадан артык витаминлы продукция җыелган инде. «Вятские зори АФ» җәмгыяте 840 тонна аш чөгендере һәм 10 тонна кишер җыеп алган. Сарымсак статистикасына Кувайцев хуҗалыгы сизелерлек өлеш кертте, аның кырларыннан саклауга 1320 тонна сарымсак озатылды.

Бәрәңге 187 гектарда чәчелгән, шуның 74 проценты җыелган. 6 мең тоннага якын бәрәңге җыеп алынган, бу эшне шулай ук «Вятские зори АФ» җәмгыяте башкарган.

Азык запас белән әзерләнде

Җәйге-көзге эшләрнең иң мөһим өлеше — җәмәгать терлекчелеге өчен азык әзерләү — графиктан алда башкарылган. Район хуҗалыклары 74 362 тонна сенаж (планнан 116 процент) һәм 10 909 тонна печән (планнан 156 процент) әзерләгәннәр инде. Силос салу дәвам итә, бүгенгә ул 14 145 тонна тупланган. Бер шартлы терлеккә исәпләгәндә 35,3 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, бу уңышлы кышлау өчен ышанычлы база булдыра.

Яңа культураларга һәм киләчәк уңышларга әзерлек

Игенчеләр йомгаклар гына ясап кына калмыйлар, эшнең киләсе этапларына да әзерләнәләр. Яшелчә һәм бәрәңге җыю дәвам итә. Бүген-иртәгә «Вятские зори АФ» җәмгыятендә көнбагыш җыюга керешәчәкләр. Районда быел барысы 1840 гектар мәйданда көнбагыш җыеп аласы бар.

Моннан тыш, «Аммоний АгроТехнологияләр» җәмгыятендә 1253 гектар мәйданда сабан рапсын җыюны уңышлы төгәлләделәр, уртача уңдырышлылык гектардан 20 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев