Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында урып-җыю төгәлләнә

Бүгенге көнгә 18 меңгә якын гектар бушаган инде.

Алабуга районында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алу тәмамланып килә — 31 августка 17289 гектар бушаган инде, бу барлык мәйданның 88 процентын тәшкил итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов кырдагы эшләр барышын аңлатты:

— Уңыш шатландыра, әлбәттә, һәр гектардан 34,1 центнер ашлык суктырылды бит. Аеруча арпа уңды (бер гектардан 35,8 центнер), сабан бодае уңышы да яхшы (35,1), солы — гектарыннан 33,8 центнер. «Яшь көч» агрофирмасында бер әйләнәдән 39,9 центнер, «Нократ таңнары» җәмгыятендә — 39,7, «Мир» ҖЧҖтә — 39,3 центнер ашлык суктырылды. «Мир» җәмгыятендә сабан бодае 984 гектарда иде, һәр гектардан 50,6 центнер уңыш алынды, ә Морт кырларында сабан бодаеның яңа сорты искиткеч уңды — гектарыннан 54,8 центнер булды. 

Урып-җыюны «Яшь көч», «Яңа Юраш» агрофирмалары, «Якты үзән» һәм «Нократ таңнары» җәмгыятьләре комбайнчылары беренчеләрдән булып тәмамлады. Бүген-иртәгә «Башак» һәм «Әхмәтҗанов» КФХ да урып-җыюны төгәлләү алдында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев