Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районының «Мир» җәмгыятендә бер тәүлектә бер сыердан 29,2 кг сөт савыла

Бу — үткән елгы дәрәҗәдән 10 килограммга артык.

Ноябрьнең беренче ункөнлегендә районда бер сыердан тәүлек эчендә савылган сөт күләме 23 килограммга җитте — бу былтыргы дәрәҗәдән 5 килограммга артык. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косовтан алынган мәгълүматка караганда, тәүлеклек сөтнең тулаем күләме хәзер 70 тонна тәшкил итә, бу күрсәткеч 2021 елның шушы вакыт аралыгындагы белән чагыштырганда, 20 тоннага артык. 

Районда беренче урынны «Мир» җәмгыяте алып тора, анда бер тәүлектә уртача 30,3 тонна (14,6га артык)сөт җитештерелә, бер сыердан — 29,2 килограмм (үткән елгы дәрәҗәдән 10 килограммга артык) сөт савыла. «Яңа Юраш» агрофирмасында бу күрсәткечләр 16,5 тонна (плюс 3,6) һәм 23,6 килограмм (плюс 5,2).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев