Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районының «Мир» хуҗалыгы терлекләр санын арттыра

Фермага Мәскәү өлкәсеннән 34 голштин токымлы сыер кайткан.

Алабуга районында «Мир» авыл хуҗалыгы предприятиесе токымлы сыерларны арттыруны дәвам итә. Бу атнада хуҗалыкка Мәскәү өлкәсеннән 34 голштин танасы кайтты. 

Алабуга районы башлыгы үзенең Telegram-каналында хәбәр иткәнчә, сентябрь ахырына кадәр Чувашиядән һәм Свердловск өлкәсеннән өстәмә рәвештә 100 баш яшь терлек кайтару планлаштырыла. Бу предприятиенең җитештерү куәтен арттырырга һәм республиканың агросәнәгать комплексында районның позициясен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Голштин токымы югары продуктивлыгы белән билгеле һәм сөт терлекчелегендә иң танылганнардан санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев