Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районының ун шәхси ярдәмче хуҗалыгы мини-ферма төзүгә грант алды

Безнең район вәкилләре быел беренче тапкыр бу программада катнашып дәүләт ярдәме алган.

Районыбызның ун шәхси ярдәмче хуҗалыгы мини-ферма төзүгә грант иясе булды. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сөйләвенчә, безнең район вәкилләре быел беренче тапкыр бу программада катнашып дәүләт ярдәме алган. 

− Авыл кешеләре өчен бу 600 мең һәм хуҗалыкларын үстерүгә 300 мең сум күләмендә ярдәм алу − лаеклы башлангыч, − диде ул.

Яковлевода яшәүче Мехак Мкртчян — грант алучыларның берсе. Терлекчелек белән шөгыльләнүенә дә шактый — 2005 елдан, һәм ул хуҗалыкта нәкъ менә сыерлар тотуны бик табышлы дип саный.

− Сыер сөт һәм бозаулар бирә — һәрчак акчалы буласың. Шуңа да без савым сыерларыбыз күбрәк булсын дип тырышабыз, − ди ул.

Бүген аның ун сыеры бар, дәүләт булышлыгы белән, ул тагын шуның кадәр санда сыер сатып алырга, күбрәк сөт җитештерергә тели. 

− Сөтне мин Алабугадагы комбинатка тапшырам. Сөт җитәрлек. Әгәр сыер иртән дә, кичен дә унар килограмм сөт бирми икән, аны тотудан мәгънә юк, файда булмый, − дип аңлатты ул.

Татар Дөм-Дөмендә дәүләттән берьюлы ике кеше ярдәм алган. Икесе дә бу акчага тагын сыерлар сатып алырга җыена, конкурс шартлары буенча, алар сыерлар санын биш башка кадәр җиткерергә тиеш. 

Илсаф Галиев хуҗалыгында терлекләр һәрвакыт булган, ә биш ел элек ул аларның санын арттырырга ниятләгән. Бүген сыерлар саны бишкә тулган, ләкин, ышандыруынча, бу әле соңгы чик түгел. 

− Минем хәзер ике сыерым бар, тана үсеп килә. Мал абзарын мин 2016-2017 елларда салдым, аны тагын да киңәйтеп, тагын сыерлар алырга дип торам, − ди икенче ярдәмче хуҗалык иясе Миңнулла Баһаутдинов.

Терлек азыгын үзләре хәзерлиләр. Аларның үзләре эшкәртә торган пай җирләре. Моның өчен техника да бар. Мал абзарыннан ерак түгел генә печән төргәкләре һәм ашлык тулы амбар урнашкан. Хуҗаның әйтүенә караганда, терлек азыгы кыш буена җитәрлек, сатуга да калачак әле.

Олы Шүрнәк авылындагы Александр Чайников гаиләсе дә терлекләр тәрбияләүдән башка яшәүне күз алдына да китерә алмый. Йорт хуҗасы агачтан бизәк ясау белән танылган, аның куллары алтын, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Хатыны белән бергә, алар дуңгызлар, йорт куяннары, бозаулар, һәм, әлбәттә инде, сыерлар асрыйлар. 

− Каймак һәм эремчекне үзебез ясыйбыз, сөт сатабыз. Даими сатып алучыларыбыз бар. Малны яхшы ашатсаң, сөтне дә күбрәк савасың, − ди Александр Чайников.

Грант алучыларның һәркайсының киләчәккә үз планнары, аларның хуҗалыгында тәртип, ниятләре тормышка ашар дип ышаналар, чөнки районда бу юнәлештә нык булышалар. Бу программаның чынга ашуы өчен, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, анда катнашырга тәкъдим иткән район башлыгы Рөстәм Нуриевка һәм һәр мәсьәлә буенча киңәш биреп торучы Александр Косовка, район авыл хуҗалыгы башлыгына, авыл кешеләре рәхмәт әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев