Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы авыл хуҗалыклары оригиналь һәм элиталы орлыклар сатып ала 

«Россельхозцентр» идарәсенең Алабуга районара бүлегендә орлыкларга фитоэкспертиза үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча агу препаратларын сайлап алу буенча киңәшләр бирелә.

Алабуга районы буенча бөртекле һәм кузаклы сабан культурасы орлыкларына ихтыяҗ 5971 тонна тәшкил итә. 6216 тонна орлык саклауга салынган, бу таләп ителгәннең 104 проценты дигән сүз. 

Яз җитү белән хуҗалыклар орлыкларны сортировкалауга керешәчәк.

Нигездә, саклау өчен безнең Урта Идел зонасы буенча районлаштырылган сортлы орлыклар сайлап алынган. Бу бик мөһим, чөнки 2019 елдан РФ буенча һәр гектар өчен бирелүче субсидияләүдән районлаштырылмаган сортлар һәм кондицияле булмаган орлыклар чәчелгән чәчү мәйданнары төшеп калган.
2020 елда районлаштырылган оригиналь һәм элиталы орлыклар сатып алу буенча зур эш алып барылды. Бөртекле культуралар игү белән шөгыльләнүче барлык крестьян-фермер хуҗалыклары узган ел элиталы сабан культуралары орлыклары сатып алды һәм 2021 елгы язгы чәчүгә районлаштырылган сорт орлыклары салып куйды.

Кайбер хуҗалыклар ел саен сортларны яңартып һәм алыштырып тора. Быел «Яңа Юраш» ябык акционерлык җәмгыяте 44 тонна оригиналь орлык сатып алган. Яңа сортлар сатып алудан тыш, бу хуҗалык Раушан һәм язгы Йолдыз бодай сортларын да яңарткан. «Әхмәтҗанов Ф.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгында 51 тонна һәм «Светлая долина» җәмгыятендә 4,2 тонна сабан бодае һәм арпа сортларын яңарттылар.

Якын арада «Яшь Көч» агрофирмасы, " Мир " җәмгыяте, " Колос" комплексы, «Э. Әшрафҗанов», «Ф. Ямалетдинов» һәм «Г.Исламова» КФХлары кебек хуҗалыклар оригиналь һәм элиталы орлыклар сатып алырга планлаштыра.

Яз җитү белән хуҗалыклар орлыкларны сортировкалауга керешәчәк.

Хәзерге вакытта «Россельхозцентр» идарәсенең Алабуга районара бүлегендә орлыкларның тишелешен тикшерәләр. Орлыкларга фитоэкспертиза үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча агу препаратларын сайлап алу буенча киңәшләр бирелә.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев