Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы Илмәт авылында яшәүче ел әйләнәсендә кыяр үстерә

Илмәт авыл җирлегендә яшәүчеләр ел әйләнәсендә кыярдан авыз итә ала. Аның белән авыл халкын җирле Илдус Вәлиев тәэмин итә.

Бу эш белән ул инде 15 елга якын шөгыльләнә.
— Бездә әлегә 100 квадрат метр мәйданлы бер теплица бар. Анда без газ, ут, су керттек. Киләчәктә тагын да киңәергә телибез, ә Илмәттә яшелчә җитәрлек, − дип сөйли ул.
Аның сүзләренә караганда, кыярларны алар үз технологияләре буенча үстерә, аларның экологик яктан чисталыгына аерым игътибар бирәләр, шуңа күрә химик ашламаларны бөтенләй кулланмыйлар. Көндез теплицада температура 25 градус җылы, ә төнлә 18 градустан бераз түбәнрәк.
— Кыярның сыналган Голландия сортларын — «Кураж», «Герман» һәм башкаларны, авыруларга бирешмәгән төрләрен утыртабыз. Кыярны ел әйләнәсе ашыйбыз, җирле халык гел заказ бирә, хәтта җитми дә кала, — ди Илдус Вәлиев.
Ул алтын куллы да икән. Кышкы чорда кыяр үстереп кенә калмыйча, тәрәзә яңаклары да ясый, мичләр дә сала. Уллары белән эшләү өчен барлык станокларны да ул үзе ясаган.
Илмәттә газ үткәргәч, барысы да мичләрен үзгәртә башлаган. Барлык мичләрнең 90 процентын диярлек нәкъ менә Илдус Шәрифҗан улы салган. Авылдашлары аңа ышана, чөнки бу эштә аның 30 еллык тәҗрибәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев