Алабуга районы Иске Күклек авылында отчет сессиясе үтте
Алабуга районының Черкас авылыннан Татьяна Черницова Иске Күклек авыл җирлегендәге кечкенә вагон эчендә яшәргә мәҗбүр, чөнки аның башка торагы юк.
Тимер вагон, 65 яшьлек Татьяна Черницованың вакытлыча гына торырга дип кергән урыны, даимигә әйләнгән. Ул Черкас авылының иң кырый урамында урнашкан.
Биредә ул ялгызы яши, көн-төн хуҗасын да, тирә-як урынны да саклаучы дүртаяклы каравылчысы бар. Татьяна Александр кызы миңа үзенең шул торагын күрсәтте. Вагончикка ягылмый торган агач янкорма терәлгән — кышын ишеген кар каплап китә. Язын су баса. Аш бүлмәсе, йокы урыны, алгы бүлмә — барысы берничә квадрат метр урында. Эчтә бөтен нәрсә чиста, пөхтә. Вагон эченә су кертелгән — хуҗабикәгә аның өчен 50 мең сумын түләргә туры килгән. Торак электр җылыткычы белән җылытыла, ут өчен аена 6-8 мең сум акча түлисе. Бәдрәф ишегалдында — вагоннан берничә метр ераклыкта. Менә бөтен булган шартлар.
Татьяна Александр кызы тумышы белән Таҗикстаннан. Алабуга районында 1989 елдан яши. Утыз ел буе җирле Гассар исемендәге колхозда эшләгән. Соңгы берничә елда Мурзиха авылында көн күргән. Ире белән тормышы барып чыкмаган. Йорттагы аңа тигән өлешне ире алган, шулай килеп чыккан инде. Тора-бара Татьяна Черницова Черкаста йорт алган, тик ул җимерек хәлдә, анда яшәргә ярамый.
Һәм ул 120 мең сумга шушы вагонны сатып алган. Аның тирәсендә мунча төзегән, анысы 400 мең сумга төшкән, ләкин үткән елның 14 декабрендә ул янып беткән. Төзүчеләр мунчаны дөрес салмаган.
Район башкарма комитеты каршындагы торак бүлегендә ул алты елдан артык инде чиратта тора. Шулай да торак мәсьәләсе һаман чишелми. Үзенең торак шартларын ничек тә яхшырту максаты белән, ул район башлыгы урынбасары Олег Колпаков янына килергә язылган. Авыл җирлеге башлыгының еллык хисап сессиясе кысаларында халыкны шәхси сораулар буенча кабул иттеләр.
Торакны исәпләү һәм бүлү бүлеге башлыгы Рөстәм Миннебаев әйтүенчә, Татьяна Черницова чиратта 318нче. Күренеп тора, аңа торакны әле озак көтәсе, буш квадрат метрлар юк. Татьяна тулай торак бүлмәсенә дә риза, яшәү өчен шартлар гына булсын. Олег Колпаков торак бүлеге җитәкчесенә шәһәрдә хатын-кыз ялгызы яши алырлык бүлмә эзләргә кушты.
Кабул итү вакытында башка төрле сораулар да кузгатылды. Мисалга, Иске Күклектән Николай Айкашев җирле ФАПта фельдшер булмауга борчыла. Моңа кадәр анда 30 ел шәфкать туташы булып Любовь Чураева эшләгән. Күптән түгел генә Любовь Алексей кызы лаеклы ялга киткән. Әлегә башка килүче юк. Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы белән берлектә фельдшерлыкка укучы, килешү нигезендә, ФАПта эшләргә калыр дип карар иттеләр. Медицина хезмәткәре озак вакыт булмый торса да, илдәге эпидемия очрагына бәйле рәвештә, җирле халыкка уңайлы булсынга, коронавируска каршы күчмә вакциналау оештырылган. Прививка ясаткан кешеләргә ревакцинация эшен башлаганнар.
Авылдагы тагын бер кыенлык — кәрәзле элемтә сыйфатының начар булуы. "Таттелеком«ның Алабуга филиалы башлыгы Айдар Фатыйхов муниципалитеттан ТРның Цифрлы үсеш министрына кәрәзле элемтәнең төп станциясен урнаштыру мөмкинлеген карауларын сорап, хат язарга кирәклеген аңлатты.
Алга таба сессиядә Аркадий Бахметов Иске Күклек авыл җирлеге үзидарәсе органнарының 2021 елдагы эшләре турында хисап тотты һәм 2022 елга бурычлар турында җиткерде.
Төзекләндерү
Авыл җирлегендәге хакимият эшчәнлегенең бер юнәлеше — торак пунктлардагы санитария торышы һәм аларны төзекләндерү.
2021 елда 1800 чәчәк үсентесе утыртылган иде, шуларның 1100ен район башлыгы Рөстәм Нуриев, 100ен Иске Күклек авыл җирлеге депутаты Светлана Соколова бүлеп биргән. «Урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча 12 яктырткыч урнаштырылган. Шулай ук 1080 метр торба алыштырылган. Район бюджетыннан бүлеп бирелгән 772 мең сум бәрабәренә су үткәргече һәм су манарасы төзекләндерелгән.
Үзара салым
Суүткәрү челтәрләре таушалганлыктан, 2021 елда халыкны су белән тәэмин итү төп бурыч булган. 2020 елда халык җыенында, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишүгә, һәр кешедән 500әр сум акча җыярга карар ителгән. Иске Күклекнең Мәктәп урамында су үткәргече, Черкас авылында чишмә тирәсе төзекләндерелгән; Атиаз авылының Яр буе урамына урнаштыру өчен урам фонарьлары сатып алынган.
Быел һәркемнән 600әр сум акча җыярга булганнар.
Авыл хуҗалыгы
Иске Күклек авыл җирлегендә эшчәнлек алып бара торган «Ямалетдинов И.Ф.» КФХ 2000 гектар мәйданда бөртекле һәм майлы үсемлекләр үстерә. 2021 елда район башлыгы Рөстәм Нуриев булышлыгы белән, әлеге хуҗалык «Гаилә фермаларын үстерү» республика программасы буенча грант отып, 200 баш яхшы токымлы таналар сатып алган. 2022 елга ниятләре — сөтчелек фермасын һәм заманча савым залын салу.
Түбән Күклек авылында «Сәләхетдинов» шәхси ярдәмче хуҗалык эшчәнлек алып бара. 2021 елда ул мини-ферма төзүгә 400 мең сумлык грант откан. Район башлыгы Рөстәм Нуриев төзү материаллары сатып алуга 50 мең бүлеп биргән. Шулай ук сыер саву аппараты тапшырылган. Планнарында — савым сыерларының баш санын 15кә җиткерү.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның саны 2021 елның 1 гыйнварына 171 тәшкил иткән. Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре терлек асрауга бирелә торган субсидияләрдән: сыерлар тотуга 69200 сум, кәҗәләр карауга — 4500 сум, атлар тәрбияләүгә — 6000 сум күләмендә ярдәм алганнар.
2021 елда башкарылган эшләр:
— республика программасы кысаларында Иске Күклектә Мәктәп урамына 350 метр озынлыкта асфальт түшәлгән;
— "Тыл хезмәтчәннәре скверы"на архитектура сыннары сатып алынган;
— ТР гранты буенча откан акчаларга "Тыл хезмәтчәннәре скверы"нда тротуарлар ясалган;
— Атиаз авылында зират юлы төзекләндерелгән.
2022 елга бурычлар:
— Түбән Күклек торак пунктында Күклек суы аркылы чыгу юлын төзү өчен төзелеш материаллары сатып алу;
— Атиаз торак пунктының Яр буе урамы буенча урамны яктырту өчен ут чыбыгы сатып алу;
— Мишка чокыры торак пунктындагы беседканы төзекләндерү;
— Черкас авылында балалар мәйданчыгын төзекләндерү;
— Иске Күклектә Беренче Май урамындагы балалар мәйданчыгы тирәсен һәм "Тыл хезмәттчәннәре скверы"н төзекләндерү;
— Салкын Чишмә торак пунктында (Студеный Ключ) Яр урамы буенча территорияне төзекләндерү;
— Мишка чокыры торак пунктында Яшел урам буйлап 400 метр озынлыктагы юлга вак таш түшәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев