Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы Иске Юраш авылында һөнәри осталык конкурсы узды

Бәйгедә механизаторлар, комбайн йөртүчеләр, агроном һәм инженерлар осталык серләре белән уртаклашты. 

Алабуга районы Иске Юраш авылында һөнәри осталык конкурсы узды. Механизаторлар, комбайн йөртүчеләр, агроном һәм инженерлар — авыл хуҗалыгының әлеге төр һөнәр ияләре узган җомгада «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында үткән район конкурсына җыелдылар.

Аның нәтиҗәләре белән безне районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Александр Косов таныштырды.

Теория һәм җитештерү күрсәткечләрен белүне исәпкә алып, иң яхшы механизаторлар булып «Яңа Юраш» агрофирмасыннан Илсур Шәйдуллин, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативыннан Андрей Першин һәм «Яшь көч» агрофирмасыннан Азат Хуҗин танылды.

Комбайн йөртүчеләр арасында беренче урынны Тимур Хәмидуллин («Яңа Юраш» агрофирмасыннан), икенче урында — Дамир Гәрәев («Яшь көч» агрофирмасыннан), өченче урында — Александр Токарев («Башак» авыл хуҗалыгы кооперативыннан) яуладылар.
Наталья Согорина («Башак» авыл хуҗалыгы кооперативыннан), Рафат Нотфуллин («Яшь көч» агрофирмасы) һәм Илһам Хәмидуллин («Яңа Юраш» агрофирмасыннан) районның иң яхшы агрономнары булып танылдылар.
Инженерлар арасында беренче урынны «Яшь көч» агрофирмасыннан Наил Ибнеев, икенче урынны «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативыннан Габделбарый Сәгыйтов, өченче урынны «Яңа Юраш» агрофирмасыннан Рәшит Фәхретдинов яуладылар.
Бу атнада Алабуга Мәдәният сараенда узачак район чарасында авыл халкының һөнәри осталыгы конкурсына йомгак ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев