Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы хуҗалыкларында печән әзерләү эшләре бара

Бу эш «Яңа Юраш», «Яшь көч» агрофирмаларында, «Мир» ҖЧҖтә, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында (Морт) оешкан төстә бара.

Быел яшел урак вакыты гадәттәгедән иртәрәк башланды. Күпьеллык үләннәр һәр җирдә диярлек беренче чабуга әзер. Колосовка юлыннан үтеп йөрүчеләр, мәсәлән, аларның җыйнак итеп салынган теземнәрен күреп тора. Көннәр эссе торганга, чабылган үләннәр тиз кибә, озакламый аларны печәнгә яисә сенажга алырга була.

Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының урынбасары Александр Косов әйтүенчә, 7 июньгә районда күпьеллык үләннәр 5 мең 700 гектарның 1 мең 941 гектарында, шул исәптән печән — 775 гектарда, сенажга дигәне — 1 мең 120 гектарда, терлекләрне азыкландыруга — 46 гектарда чабылган. Бу эш «Яңа Юраш», «Яшь көч» агрофирмаларында, «Мир» ҖЧҖтә, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында (Морт) оешкан төстә бара.

Бүгенгә Әхмәтҗанов хуҗалыгында 90 тонна, «Яшь көч» һәм «Якты үзән» агрофирмаларында — 40ар тонна, барлыгы 170 тонна печән әзерләнгән. Хәстәрләнгән сенаж күләме 800 тонна тәшкил итә: «Яшь көч» агрофирмасында — 500, «Якты үзән» җәмгыятендә — 300 тонна.
Кышка 6 мең 850 тонна печән, 47 мең 600 тонна сенаж, 29 мең тонна силос таләп ителә.

«Яшел үлән — сөтне өстәп биргән». Июньнең бу көннәрендә бу раслама үзен аклый, районда тулаем савым тәүлегенә 61 тоннага җитте, бу үткән елдагыдан 23,3 тоннага артык. «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч 22,1 тоннага тигез, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 13,1 тонна, «Яшь көч» һәм "Якты үзән«дә 6 тоннадан арта.

Бер сыерга исәпләгәндә, районда көн саен 21,8 килограмм — узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 5,1 килограммга артык сөт савыла. «Мир» җәмгыятендә сыерларның нәтиҗәлелеге 27,5 килограмм, «Яшь көч» агрофирмасында — 26,4, «Башак» җитештерү кооперативында — 22,6.
Ел башыннан бирле Алабуга фермаларында 8 мең 647 тонна — 2000нче елдагыдан 3 мең 21 килограммга күбрәк сөт җитештерелгән. «Башак» җитештерү кооперативында, «Яшь көч» һәм «Яңа Юраш» агрофирмаларында тулаем савым 4-7 процентка арткан. 

Шушы елның биш аенда сыерларның уртача нәтиҗәлелеге 3 мең 119 килограмм булган, бу үткән елныкыннан 322 килограммга күп. Район буенча беренче урында — «Яшь көч» агрофирмасы (4 мең 84 килограмм), икенче урында — «Мир» ҖЧҖ (3 мең 860), өченчедә — «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы.

Ел башыннан 944 тонна (86 тоннага күп) ит җитештерелгән. Аның күләме «Башак» кооперативында 25 процентка, «Якты үзән» җәмгыятендә — 2 процентка арткан, иң зур үсеш (28 процент) — "Алабуга икмәк кабул итү" җәмгыятендә.

Мөгезле эре терлекләрнең баш саны 12 процентка, сарыклар һәм кәҗәләр — 11, атлар — 6, кош-корт — 3 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев