Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы Морт авылындагы күпер төзекләндерүгә мохтаҗ

Күпернең каплау плитәләре тузган, шуңа күрә аның җимерелү куркынычы бар.

Авыл үзәгендәге тимер-бетонлы күпер кызганыч хәлдә.
Күпернең каплау плитәләре тузган, шуңа күрә аның җимерелү куркынычы бар. Морт авыл җирлеге башлыгының хисап җыелышы узган көнне район башлыгы урынбасары Олег Колпаков халыкны шәхси сораулар буенча кабул иткән вакытта, бу сорауны «Морт» территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Кадрия Сәлимова күтәрде. 

— Тау урамы авылыбызның беренче, тарихи урамы. Бу авыл үзәген Тау урамы белән тоташтыра торган бердәнбер юл, авылны урап уза торган башка юл юк, — дип зарланды ул. 

Җирлек башлыгы Фаиз Закиров аңлатуынча, әлеге юл да, күпер дә муниципалитетныкы, шуңа күрә аны төзекләндерүгә республика бюджетыннан акча көтеп булмый. Күперне караган белгеч аңа кичекмәстән ремонт ясарга кирәклеген әйткән.

Олег Колпаков сүзләренә караганда, күперне төзекләндерүгә акча каралмаган. Ул Төзелеш департаментына бу мәсьәләне хәл итәргә кушты. Бу эшне киләсе елга үзара салым программасына калдыру бер вариант булып тора. Нинди дә булса чара табылса да, яз җитмичә, эш башланмаячак.

Шулай да Кадрия апа өметен өзми, ул биредә туып үскән, әби-бабалары да шушыннан, һәм туган авылы өчен аның җаны әрни. 

— Тау урамында пенсионерлар, ветераннар, күп балалы гаиләләр яши. Яңа ел алдыннан гына, бер гаиләдә игезәкләр туды. Тормыш дәвам итә. Авылыбыз чәчәк ата, яңа корылмалар барлыкка килә. Район башлыгы Рөстәм Нуриевкә, җирлек башлыгы Фаиз Фәйзрахман улына рәхмәт! Ул да биредә туып үскән, 25 ел инде авылны җитәкли. Аны бар кеше дә белә һәм хөрмәт итә. Ул бик җаваплы, һәркем күңеленә ачкыч таба, бер сүз белән әйткәндә, булдыра! — ди Кадрия апа.

Андый актив кешеләр авылда аз түгел. Мисалга, Азат Ибәтуллин, Хөсәен Галимуллин, Әлифнур Зиннуров, Данияр Нуриәхмәтов. Җирлек башлыгының отчет сессиясендә аларга рәхмәт хатлары тапшырдылар. 

— Мин җирле депутат булып торам, барлык сорауларны да җирлек башлыгы белән бергәләп хәл итәбез, тормыш җае белән бара. Мәсәлән, быел үзара салым акчаларына без ял паркының эшен тәмамлыйбыз. Авылдагы бар учреждениеләр дә эшли. Былтыр почта бүлеге хезмәте белән кыенлыклар бар иде, быел бу мәсьәлә чишелде. Хәзер почта тәртип буенча эшли. Иске бинада урнашкан булса да, җылытыла, — ди авыл мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Данияр Нуриәхмәтов. Аның Мортта яшәвенә 57 ел. 

Кабул итү вакытында яңгыраган сорауларның берсе — Казан урамында 800 метр озынлыктагы суүткәргечне алыштыру. Ул полиэтиленнан, тиешенчә куелмаганга, еш кына суы агып ята, һәм аны даими төзекләндереп торырга кирәк. Бу урамада яшәүче Фәрит Гобәйдуллин, авылдашлары исеменнән, шушы проблема белән килгән. 

— Су ага башласа, ишегалларыбызга керә, — ди ул. 
Аңа бирелгән җаваптан күренгәнчә, суүткәргечнең бу өлешен төзекләндерүне киләсе елның «Чиста су» программасына кертәчәкләр. 
Мортта 28 ел яшәүче Зөлфира Гобәйдуллина да авыл тормышына битараф түгел. Аның фикеренчә, мәктәп эчендә урнашкан балалар бакчасының аерым бинасы булырга тиеш. Бакчага бүген 18 бала йөри. Авыл кешеләренең тагын бер теләге бар: мәктәптә укучылар 9ны бетергәнче генә түгел, 11 сыйныфка кадәр белем алсыннар иде. 

Җирлек башлыгы Фаиз Закиров үзенең хисап чыгышында узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде. «Алабуга — Юраш» юлының 500 метр өлешенә асфальт түшәлгән. Төбәк юлында, авыл чикләренә кадәр 69 яктырткыч куелган. «Урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча 10 яктырткыч урнаштырылган һәм 330 метр озынлыкта махсус чыбык сузылган. 

Үзара салым программасы буенча былтыр халыктан 237600 сум акча җыелган, республикадан 950400 сум акча өсәп бирелгән. Шул акчалар хисабына асфальт җәю эше тулысынча төгәлләнгән, түбәле җәйге сәхнә корылган, паркка керү юлында аркалар ясалган. Быел җыелган акчалар балалар мәйданчыгы төзүгә, видеокүзәтү урнаштыруга, киртә тотуга китәчәк. Мөмкинлек булса, федераль программа буенча берничә тренажер куярга да ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев