Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы сөт җитештерү буенча республикада бишенче урында

Ел башыннан 3 мең 134 тонна сөт савып алынган — узган елның ике аена караганда 44 процентка күбрәк.

Март башында Алабуга фермаларында бер сыердан уртача тәүлеклек савым 21 килограммга җитте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,6 килограммга артыграк. Хәзер район Татарстанда сөт җитештерү буенча бишенче урында тора.

Район сводкасында 1нче урында — «Мир» ҖЧҖ, анда көн саен бер сыерга исәпләгәндә 28,5 килограмм сөт савыла, 2нче урында — «Яшь көч» агрофирмасы (27,5 килограмм — узган ел белән чагыштырганда 6,2 килограммга артык). «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында мартның беренче көннәрендә бер сыердан уртача тәүлеклек савым 20,2 килограммга җитте — 2020 елның шул ук чорына карата 0,7 килограммга артык.
Тулаем савым узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 60 процентка арткан һәм хәзер ул тәүлеккә 56 тоннадан артып китә. «Мир» ҖЧҖ күрсәткече — 20,8 тонна.

Районда 1 мартка мөгезле эре терлекләр саны 7 мең 695 — 2020 елга караганда 925кә артык. «Мир» ҖЧҖендә ул 899га арткан, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 159; «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы һәм «Якты үзән» ҖЧҖ терлекчеләре ике айны уңай нәтиҗәләр белән төгәлләде.
Районда сыерлар саны хәзер 2 мең 881 (плюс 695), шул исәптән 831 — «Мир» ҖЧҖендә. Сарыкларның һәм кәҗәләрнең баш саны 56га, атларның — 14кә, кошларның саны 109,5 мең — 2020 ел белән чагыштырганда 103 процентка арткан.

Ел башыннан 3 мең 134 тонна сөт савып алынган — узган елның ике аена караганда 44 процентка күбрәк. «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы һәм «Яңа Юраш» агрофирмасында тулаем савым 9 процентка, «Яшь көч» агрофирмасында — 7 процентка, «Мир» ҖЧҖендә 989 тоннага арткан. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Александр Косов хәбәр иткәнчә, гыйнвар-февраль айларында бер сыердан 1 мең 146 килограмм сөт савылган, бу 2020 елның шушы чорына караганда 84 килограммга күбрәк. «Яшь көч» агрофирмасы, «Мир» ҖЧҖ һәм «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы алда бара.

Быел районда 357 тонна ит алынган, алдагы елга караганда 25 тоннага күбрәк. Аны җитештерү «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында — 35 процентка, «Якты үзән» ҖЧҖендә — 3 процентка, «Яңа Юраш» агрофирмасында 1 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев