Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы агрофирмалары ашлама турында кайгырта

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, мартның унтугызына район агрофирмаларына барлыгы 920 тонна аммиак селитрасы кайтарылган.

Кайсы хуҗалыкның нинди күләмдә җир сыена хуҗа булуы белән кызыксынсак, иң күп минераль ашламаны (ам. селитра) 350 тонна ташып, "Морт" агрофирмасы лидерлыкны тота. Аннан кала - икенче баскычта - "Юраш" агрофирмасының маясы 190 тонна тупланган. "Яшь көч" белән "Алабуга ашлык кабул итү предприятиесе"нең запаслары тигез - 100әр тонна. "Привольное" ачык акционерлык җәмгыяте бүгенге көнгә 70 тонна сатып алса, "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативы белән "Якты Үзән" ААҖсе 40ар тонна ашламалы булганнар. Исемлекне соңгы (сигезенче) күрсәткеч белән "Сапфир" АХПсы төгәлли. Аның өлеше - утыз тонна.

Катлаулы (сложный) ашламаны әлегә ике генә хуҗалык кайтарткан: "Нократ таңнары" - 750 тонна булса, "Привольное" агрофирмасы - 90 тонна чамасы. Катлаулы ашламаны якын көннәрдә хуҗалыклар ТР хөкүмәтеннән субсидия рәвешендә терлекләрнең баш саны исәбеннән бүлеп бирелгән акчаларга алачаклар. Ә аммиак селитрасының бюджеттан субсидиягә бирелгән өлешенең күләме кайсы хуҗалыкның никадәр чәчү мәйданы булуга карап биреләчәк һәм, әйтүләренә караганда, ул һәр гектарга 240 сум исәбеннән тәгаенләнгән диләр.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев