Алабуга районы Дөм-Дөм авылында хисап җыелышы үтте
Дөм-Дөм авылы халкын Сабантуй бәйрәменә зур бүләк көтә. Бу вакытка биредә авыл клубын төзеп бетерергә ниятлиләр.
Узган атнада Дөм-Дөмдә авыл җирлеге рәисенең хисап җыелышы үтте. Җыелышка кадәр шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельяновның урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина авыл халкын шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. Очрашуда башкарма комитет җитәкчеләре, төрле предприятие һәм ведомство вәкилләре катнашты.
Дөм-Дөмдә яшәүче Дания Гатина һәм Лилия Шәкүрованың балалары быел мәктәпне тәмамлый. Җитәкче белән очрашуга алар балаларына Казан югары уку йортларына бюджет нигезендә укырга керергә ярдәм итүләрен сорап килгән.
- Минем кызым активистка, яхшы укый, барлык чараларда катнаша. Бюджет бүлегендә стипендия алып укысын иде. Уку йортын тәмамлаганнан соң авылга кайтып эшләргә теләге бар, - ди Лилия Шәкүрова.
Зөлфия Сөнгатуллина бу укучыларның, беренче чиратта, дәүләт имтиханнарын яхшы тапшырырга тиеш булуын ассызыклады.
- Баллар саны минималь бусагадан артык булу шарт. Соңыннан мәктәп җитәкчелеге район мәгариф идарәсенә, ә мәгариф идарәсе, үз чиратында, район башлыгы Геннадий Емельяновка үтенеч язуы белән мөрәҗәгать итә, - дип аңлатты ул.
Дөм-Дөмдә уңышлы гына эшләүче "Яшь көч" агрофирмасы җитәкчесе Рузилә Һадиуллина бу очрашуга җитәкче буларак кына түгел, ә авыл өчен янып-көеп яшәүче буларак та килгән булып чыкты. - Тизрәк клубны төзергә кирәк. Яшьләр дә авылга кайтмый башлады бит. Бәйрәмнәр дә үткәрә алмыйбыз, - диде ул.
- Төзелешнең бу этабында түбә каплау эшләрен башлау планлаштырыла. Хәзер объектның тапшырылу вакытын билгеләргә кирәк. Соңгы срок - Сабантуй, - диде Зөлфия Сөнгатуллина.
Очрашуда күтәрелгән барлык мәсьәләләр тикшерелде һәм контрольгә алынды.
Кара-каршы очрашудан соң Дөм-Дөм авыл җирлеге үзидарәсе рәисе Рафаил Бәдретдиновның хисап җыелышы үтте. Авыл җирлегенә ике торак пункт - Дөм-Дөм һәм Айталан авыллары керә, диде ул. "Быелның 1 гыйнварына биредә 292 кеше исәпләнә. Шуларның 82се - пенсия яшендәгеләр", - дип хәбәр итте авыл җирлеге җитәкчесе.
26 бала Шүрнәк авылына йөреп укый. "Аларны мәктәп автобусы йөртә. Автобус көненә ике рейс ясый", - дип аңлатты Рафаил Бәдретдинов. Моннан тыш Дөм-Дөмдә мәктәпкәчә яшьтә булган 8 бала бар, алар балалар бакчасына йөри. Киләчәккә планнарга килгәндә, авыл җирлегендә беренче чиратта зират территориясен төзекләндерү, юлларны ипкә китерү, урам яктырткычларын булдыру күздә тотыла.
Сессия ахырында Дөм-Дөм авыл җирлеге башлыгы эшенә уңай бәя бирелде.
Фәридә ӘСКӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев