Алабуга районы Дөм-Дөм авылында март аенда яңа клуб ачылырга тиеш
Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов кирәкле материалларны сатып алырга һәм март аена клубны куллануга тапшырырга дигән күрсәтмә бирде. Узган елның октяберендә төзелә башлаган клубның стеналары торгызылган инде.
Дөм-Дөм авыл җирлегенә Татар Дөм-Дөме һәм Айталан авыллары керә. Биредә барлыгы 95 хуҗалык һәм 292 кеше исәпләнә, шуларның 82 се - пенсионер, ә Айталан саласында 7 хуҗалык бар.
- Авыл халкы юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, көнкүреш калдыкларын чыгару, җир пайларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча еш мөрәҗәгать итә, диде җирлек башлыгы Рафаил Бәдретдинов.
Дөм-Дөм авылында 1 Бөек Ватан сугышы һәм 14 тыл ветераны яши. Авылда балалар бакчасы, ике кибет, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты һәм "Яшь көч" агрофирмасы урнашкан.
Быелның 1 гыйнварына җирлектә 41 сыер, 182 сарык һәм 6 ат исәпләнә.
Җитештерелгән итнең яртысы сатуга җибәрелә, аны сату-алу белән шөгыльләнүчеләр авылга килеп сатып ала. Кайбер хуҗалыклар итне базарда һәм ярминкәләрдә сата. Дөм-Дөм авылында халыктан сөт җыю эше яхшы оештырылган. Моны шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов та билгеләп үтте. Рафаил Нуруллович хәбәр итүенчә, бу эш белән авыл эшмәкәре Атлас Закиров шөгыльләнә. Ул УАЗ машинасын сатып алган һәм аны махсус сөт җыю өчен җиһазландырган. Җыелган сөт өчен акча аена ике тапкыр түләнә.
- Авыл җирлегендә урнашкан "Яшь көч" агрофирмасы бодай культураларын үстерү, ит һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Хуҗалык җирләренең гомуми мәйданы 2674 гектар тәшкил итә, шуларның 2361 гектары - чәчүлек җирләр. Узган елда агрофирма бодай культураларын җыеп алу буенча Алабуга районында беренче урынны алды, - диде Рафаил Бәдретдинов.
Җитәкче әйтүенчә, кышкы айларда авыл юлларын чистарту турында агрофирма белән килешү төзелгән. Килешү шартлары ике як тарафыннан да төгәл үтәлә, диде җитәкче.
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр көчләреннән килгәнчә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә: кайбер хезмәткәрләр чәчү вакытында трактор һәм чәчү агрегатларында эшли, җәйге лагерьларны, терлек комплексларын семинарларга әзерләү эшләрендә катнаша.
Узган елда җирлек казнасы 1 миллион 443 мең сумга тулыланган. Җирлекнең үз керемнәре 454 мең сум, ә чыгымнар 1 миллион 560 мең сум тәшкил иткән.
-Авылның барлык урамнарында ут үткәрелде. Берничә йортны һәм Айталан авылын санамаганда, газ барлык хуҗалыкларда да бар диярлек. Узган елда Айталанга газ кертү һәм суүткәргеч төзү өчен проект-смета документациясе ясалды. Дөм-Дөм авылында буа төзелеше өчен дә проект-смета документациясе булдырылды, - диде җирлек башлыгы үзенең чыгышында.
Фәридә ӘСКӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев