Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеген тикшерәчәкләр

Үзара тикшерү 15 ильдә узачак.

Быел районда бөртекле культураларны 25 мең гектардан артык мәйданнан җыеп аласы. Шуның 4600 гектарын уҗым, 20425ен — сабан культуралары алып тора. Сабан бодаеның мәйданы — 12 мең гектардан артык, арпа — 7363, арыш — 2550, уҗым бодае — 1550 һәм солы — 660 гектар җир били.

Хуҗалыклар арасында бөртеклеләр һәм бөртекле-борчаклы культураларны күбрәк мәйданнан «Яңа Юраш» агрофирмасы — 5660 гектардан, «Бехтерево» җәмгыяте — 3250 гектардан, Әхмәтҗанов КФХ — 2901 гектардан җыеп алачак. Бүген район хуҗалыкларында барлыгы 50 ашлык җыя торган комбайн бар. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илгиз Салихов хәбәр итүенчә, районда 15 июльдә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Авыл хуҗалыгы идарәсе, Дәүләт техника күзәтчелеге вәкилләре катнашында хуҗалыкларның урып-җыюга хәзерлеген үзара тикшерү узачак.

Барлык ашлык җыю комбайннары, ашлык ташуга җәлеп ителә торган һәм борт кырлары биегәйтелгән автотранспорт, ашлыкны эшкәртү, чистарту, һәм киптерү буенча ындыр җиһазы сафка бастырылачак. Комбайннарны һәм автотранспортны герметизацияләүгә, янгынга каршы куркынычсызлык чараларына һәм хезмәтне саклауга аеруча игътибар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев