Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында язгы чәчүгә кирәкле авыл хуҗалыгы техникасы тулысынча әзер

Бу мәгълүматны Алабуга районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-сату бүлеге башлыгы Александр Косов хәбәр итте. 

Эш башлануга, район кырларына 198 трактор, 6 чәчү комплексы, 76 орлык чәчкеч һәм 42 культиватор чыгарылырга тиеш. 

Аграрчылар республика программаларында катнаша. Татарстанда бүген 19 программа тормышка ашырыла, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре аларның һәммәсендә катнаша ала. Аларның күбесе алабугалыларны да кызыксындыра, ләкин 5 процентлы кредит алуда барысы да катнаша дип әйтеп булмый. 

Рөстәм Нуриев «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Павел Талапинны һәм «Аммоний» вәкилен әлеге программада катнашу мөмкинлеген карарга чакырды, ник дигәндә, бу чаралар язгы чәчүне үткәрү һәм корылмалар төзүдә артык булмас. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тиешле документларны хәзерләүдә булышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев