Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр

Машина-трактор паркының әзерлегенә, хезмәтне саклауга һәм үсемлекчелеккә аерым игътибар бирелде. 

Бүген Алабуга районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2021 елда язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс үткәрелде. 

Конкурс «ЦАС Татарский» ФДБУ җитәкчесе А.А. Локманов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының техник коралландыру секторы мөдире катнашында узды. Машина-трактор паркының әзерлегенә, хезмәтне саклауга һәм үсемлекчелеккә аерым игътибар бирелде. 

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре кыр эшләренә әзер һәм шушы көннәрдә уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыруга керешү өчен уңайлы һава шартлары көтә. Конкурс нәтиҗәләре буенча район конкурс комиссиясе тарафыннан уңай бәя алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев