Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәүлегенә 70 тонна сөт җитештерә

Җитештерелгән сөтнең иң күп күләме “Мир” җәмгыяте предприятиеләрендә.

Биредә тәүлегенә 29 тонна, һәм “Яңа Юраш” агрофирмасында — тәүлеккә 17 тонна. Үткән елдагысы белән чагыштырганда, сөт җитештерүнең тәүлеклек күрсәткече 8,5 тоннага зур.

Шул ук вакытта “Мир” ҖЧҖтә бер сыердан уртача 33 килограмм сөт савып алалар, икенче урынны “Яшь көч” агрофирмасы алып тора (27,8 килограмм), өченчедә — “Яңа Юраш” агрофирмсы. Соңгысында бер сыердан тәүлегенә былтыргыдан 5 килограммга артык сөт савалар. 

Әйтергә кирәк, бу хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны да арткан. “Мир” җәмгыятендә 1,5 тапкыр диярлек, “Яңа Юраш” агрофирмасында — 13 процентка (288 баш) арткан. “Мир” җәмгыятендә хәзер мөгезле эре терлекләр саны 956 баш исәпләнә, былтыргыдан 12 башка күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев