Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабугада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен күчмә семинар булды

«Аммоний Агротехнологияләр» предприятиесе базасында быелгы чәчү турында фикер алыштылар һәм бу предприятие тәҗрибәсе белән таныштылар.

Очрашу вакытында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сөйләвенчә, районның бар хуҗалыклары да чәчү эшләренә әзер. Быел сабан чәчүлекләре 29 мең гектарда планлаштырылган, аларның 22 мең гектары — бөртеклеләр. Чәчүнең уңышы орлыктан, техниканың әзерлегеннән, минераль ашламаларның җитәрлек булуыннан тора. Район хезмәтчәннәренең бурычы: бер гектар сөрү җиренә 75-80 килограмм тәэсир иткеч матдә юнәтү. Орлык белән кыенлык юк.

‒ Чәчүгә безнең өчен гадәти культуралар белән чыгабыз. Бодай, арпа, рапс һәм горчица, соя, борчак чәчәбез. Бердәнбер яңалык — үткән елдагыга караганда, карабодай мәйданын арттырдык. Үстерелгән уңышның бер өлеше орлык җитештерүгә чимал булачак, ‒ ди «Аммоний Агротехнологияләр» директоры Александр Мананкин.

Орлыклар шушы ук предприятиедә әзерләнәчәк. Анда хәзер орлык заводы төзиләр. Беренче этабы — ашлык киптерү комплексы. Нигез өчен урын сайлангач, металл конструкцияләрне, җиһазларны кору башланачак. Андрей Сергеевичның сүзләренә караганда, вакытның күбрәге чит илдән җиһаз кайтканын көтеп уза. Логистика үзгәргәнгә, түләгәннән соң 10 ай дәвамында көтәсе.

‒ Үзебез өчен генә түгел, район муллыгы өчен дә эшлибез. Район җирендә үстерелгән бөртеклеләрдән орлык җитештерәчәкбез, аны башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренә сатачакбыз, ‒ ди «Аммоний Агротехнологияләр» директоры.

Семинарда катнашкан Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев алдынгы инвесторларның бирегә килүе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә этәргеч булуын билгеләп үтте. Алар үз күрсәткечләрен яхшырткан. Сөт җитештерү сизелерлек арткан, бүген аның күләме 93 тонна тәшкил итә. Сөтнең күпчелек өлеше «Мир» җәмгыятенә туры килә, шулай да җирле хуҗалыклар да сынатмый ‒ «Якты үзән» ҖЧҖ күрсәткече 8 тоннадан артып киткән, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында 7 тоннага якын, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 19 тонна сөт савып алалар. Рөстәм Мидхәт улы район хезмәтчәннәре «Аммоний Технологияләр» тәҗрибәсе үрнәгендә тырышып эшләр дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев