Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл уңганнары

"Яңа Юраш" агрофирмасында кышлык өчен сенаж һәм печән әзерләү хәстәренә керешкәннәренә инде 3 атнадан артык. Быелгы һава шартларының уңай килүе эшләрне кызу темпта алып барырга мөмкинлек бирә.

Юрашлылар силос базларының икесен тутырып инде өченчегә җир өстенә курган рәвешендә сенаж салуга керешкәннәр. 10 июльгә биредә 3146 тонна сенаж һәм 760 тонна печән әзерләнгән. Печән димәктән, әлеге төр тупас азыкны 5 центнер авырлыктагы рулоннар ясап, шуның яртысын агрофирма хезмәткәрләренә хезмәт хакы исәбенә өләшкәннәр (үзегез беләсез: авыл җирендә һәркем сыерын-сарыгын һ.б. асрап яшәргә тырыша), ә калганы күмәк хуҗалыкның печән вә салам саклана торган азык утарына ташып куелган. Сенаж һәм силос, печән әзерләү мәшәкатьләре әле дә булса дәвам итә.

Басудагы күпьеллык үләннәрне теземнәргә салуда КПС ургычларында Шамил Исхаков һәм Илфат Гомәровлар зур тырышлык куялар. Теземнәрдән силос базларына көн дәвамында бертуктаусыз диярлек ташып торучы тракторларга яшел массаны "КСК-100" һәм "ДОН-1680" җайланмаларында Рамил Әюпов белән Ринат Хадиевлар төятә. Аларның да хезмәте мактауга лаек.

Яшел масса ташуда 702 тонна күрсәткеч белән әле быел гына "Беларус-1221" тракторын "иярләгән" яшь егет Назил Галимов беренчелеккә чыккан. Шундый ук маркадагы трактор йөртүче Фәнис Галиев - 691, "К-3180" тракторының "хуҗасы" Илсур Шәйдуллин 688 тонна масса ташыган. Сафин Рәшит һәм Рафил Гәрәевләрнең дә коллегаларыннан калышмаска тырышып рейс артыннан рейс ясауларын әйтергә кирәк.

Басудагы сенажны тәүлек әйләнәсе "К-700" һәм "ДТ-75" тракторларында таптап-пресслап тору оештырылган. Бу эштә Фәнил Әюпов, Илдус Хәбибрахманов, Айрат Фазлыев һәм Рафаил Дәүләтшин өлгергәнлек күрсәтәләр. Печән ташуда кичке сәгать тугызга кадәр аруны белмичә тракторлары белән чапкан Илнур, Тимур, Салават исемле егетләрне, ә тюкланган печәнне инде менә күп еллар дәвамында "ЮМЗ-6" тракторына көйләнгән "КУН" белән төятеп торучы Хәлил Сираевны ничек инде мактап телгә алмыйсың ди.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250