Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Узып барышлый

Авыл җирендә халыкның күпчелеге үзе җитештергән азык-төлек белән тукланса да, өстәлеңдәгесе белән генә канәгатьләнеп булмый шул: казылыгыннан, балыгыннан, төрле җиләк-җимешеннән дә авыз итәсе килә. Әмма узган атнада Олы Качка авылында булганнан соң, күңелдә күңелсез уйлар калды.

Кибет бинасы шундый зур, матур, ә киштәләре буш. Сәгать 10 тулуга карамастан, әле ипи дә китерелмәгән. Дөрес, пешерелгән казылык бар-барын, әмма җирле җитештерүчеләрнеке түгел иде булса кирәк, чөнки алар башкаларныкыннан әллә каян аерылып тора. Ярым ысланган казылыкның эзе дә юк. Гомумән, кибеттә авызга алырлык нәрсә табып булмады, аның каравы, сыраның әллә ничә төрле маркасы киштәдә кукраеп утыра. Нәрсә, Качка халкы җиләк-җимеш, башка тәм-томнар ашамый микәнни? Сатучы кибет киштәләрен үзенчә тутырырга тырышкан: ярты метр саен шампунь шешәсе һәм башка химик товарлар тезелгән. Аларның ассортименты да ташка үлчим. Бу миңа балачагымдагы кайбер истәлекләрне хәтерләтте. Без "өйле" уйнарга ярата идек. Өебезне бизәү өчен төрле чүпрәк-чапрак, ватык керәч савыт кисәкләреннән файдалана идек. Әлбәттә, алар күп булмый: халык ватылганын да ямап-ябыштырып куллана иде шул. Өебезне бай күрсәтү өчен аларны төрле урынга куя, әнкәйләрдән яшереп җыйган чүпрәк кисәкләрен сөлге итеп элә идек. Монда да шундыйрак хәл. Авыл шәһәрдән әлләни ерак булмаса да, терәлеп тормый. Авылда яшьләр дә аз түгел бугай, чөнки без урамнан үткәндә ике-өч яшь хатын бала арбасы тартып бара иде. Гадәти авыл буларак, пенсионерлар да шактый күренә, Кибеттә көндәлек кирәк-ярак булмагач, алар нишли торгандыр.

Күп йөрергә туры килгәнлектән, авыл кибетләрен шактый урарга насыйп булды. Чит район авылларын күздә тотып шуны әйтә алам: алардан шәһәр кибетләре көнләшерлек: товар ассортименты бай, бәяләр юнь. Ә Олы Качка кибете кайчан сатып алучыларны үзенә тартып торыр икән?

Ш.Хәйруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев