Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Басулар бушый...

Басулардагы төп көзге эшләр тәмамлану алдында, монда ук яшелчәләрне һәм орлыкка кукурузны җыю да керә.

17 октябрьгә җирне 2017 ел уңышына әзерләүнең төп эше 39700 гектар җирдә тәмамланган, бу планның 94 процентын алып тора. Басуларга көн саен 23 агрегат чыга, аларның уртак эшләнеше туңга сөрүдә 600-700 гектарга җитә. Бу турыда безгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек район Идарәсе җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, эш атна эчендә тәмамланачак.
Яшелчәләрне 10 гектар җирдән җыеп аласы калды (барлыгы 309 гектар иде). Быел "Нократ таңнары" җәмгыятендә аларның уңышы начар түгел - гектардан 405 центнер.
Бу хуҗалыкта бәрәңге дә бик яхшы үскән: һәр 325 гектардан 300 әр центнер җыелган. Алабуганыкы Татарстан районнары арасында рекордсмен булган, аларда уртача күрсәткеч - 172 центнер гына.
98 гектар жирдән орлыкка кукурузны жыеп аласы калды, аны бүген "Морт" агрофирмасында, "Якты үзән" җәмгытендә (50 гектарда), "Сапфир" җәмгыятендә (40 гектар) һәм "Нократ таңнары" җәмгыятендә (402 гектар) эшкәртәләр. Аның уңышлылыгы район буенча 32 центнерга җиткән, ә "Нократ таңнары" җәмгыятендә гектарыннан 33,6 центнер.
Бехтерево басуларында 380 гектар җирен көнбагыш били, бер гектардан 13,9 центнер орлык җыеп алынган.

Урып-җыю эшләре һәм туңга сөрү белән берлектә 2017 ел уңышы өчен бөртекле культура орлыкларын әзерләү дә төгәлләнә. Аларны 8786 тонна чәчәргә кирәк, планның 93 проценты бар. Орлык материалын әзерләү алып барыла.
...фермалар җанлана
Бар маллар абзарда асрауга күчерелгән, кирәкле азык запасы әзерләнгән. Бу көннәрдә маллар рационы үз эченә сенаж, силос, печән, орлыклы фуражны ала.
Октябрь уртасында сыерның уртача продуктивлыгы район буенча тәүлегенә 13,9 килограмм сөт тәшкил итте - Татарстанда сигезенче урын. "Яшь көч" агрофирмасында һәм "Башак" авыл хуҗалыгы коорпоративында бер сыердан 17,2 килограмм сөт савып алалар. Шушы ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә агымдагы елның өч кварталы нәтиҗәләре буенча районның алдынгы сыер савучылары - Гөлнур Сибагатуллина (сыердан 5958 килограмм сөт) һәм Роза Кандова (5561 килограмм).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев