Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Без­не ишет­те­ләр һәм кул суз­ды­лар

Ин­де хә­бәр ител­гән­чә, Ка­зан­да уз­ган авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры съ­ез­дын­да авыл проб­ле­ма­ла­ры һәм алар­ны хәл итү юл­ла­ры кү­тә­рел­де.

Әй­тер­гә ки­рәк, ил ха­ки­ми­я­те авыл­ны кү­тә­рү, ха­лык җе­ле­ге­нә ти­гән ае­ру­ча мө­һим проб­ле­ма­лар­ны якын ел­лар­да хәл итеп бе­те­рү мәсь­ә­лә­сен да­и­ми кү­тә­рә баш­ла­ды. Әм­ма һәр нәр­сә ак­ча­га ки­леп те­рәл­гән­лек­тән, юл­лар са­лу, алар­ны тө­зек­лән­де­рү, авыл­ның эко­ло­гик хә­лен ях­шыр­ту, кадр­лар­ны авыл­да бер­ке­теп кал­ды­ру, яшь­ләр­не то­рак бе­лән тәэ­мин итү өлеш­чә ге­нә хәл ите­леп кил­де. Соң­гы ел­лар­да ра­йон­да күп­че­лек авыл­лар­да үзәк урам­нар­да ас­фальт юл­лар бар­лык­ка кил­де, баш­ка­ла­ры­на таш җә­ел­де, яшь бел­геч­ләр өчен йорт­лар са­лын­ды. Тик бо­лар әле өлеш­чә баш­ка­рыл­ган эш­ләр ге­нә. Авыл проб­ле­ма­ла­ры мо­ның бе­лән ге­нә бет­ми. Соң­гы ел­лар­да авыл мәк­тәп­лә­ре­нең ябы­луы үзе шак­тый мә­шә­кать ту­дыр­ды. Әл­бәт­тә, чи­нов­ник­лар өчен тү­гел, авыл хал­кы өчен. Бе­рен­че­дән, мәк­тәп бет­те­ме, яшь­ләр­не авыл­да кал­ды­рам ди­мә. Икен­че­дән, са­бы­ең­ны ка­ра таң­нан күр­ше авыл­га җи­бә­рү кем­гә кү­ңел­ле. Хә­ер, авыл хал­кы үзе дә бу мәсь­ә­лә­дә пас­сив­лык, би­та­раф­лык күр­сәт­те. Кай­бер ра­йон­нар­да ха­лык ми­нистр­лар­га да, пре­зи­дент­ка да хат юл­ла­ды, күп­лә­ре шул рә­веш­ле мәк­тәп­лә­рен сак­лап та кал­ды. Мәк­тәп­ләр­не оп­ти­ми­за­ци­я­ләү ва­кыт­лы гы­на кү­ре­неш, 2014 ел­дан та­гын ба­ла­лар ар­та баш­ла­я­чак, алар та­гын эш­ли баш­ла­я­чак, ди­сә­ләр дә, кү­ңел шик­лә­неп то­ра. Икен­че проб­ле­ма - фельд­шер­лык пункт­ла­рын­да эш­ләү­че шәф­кать ту­таш­ла­ры­ның ки­рәк­ле да­ру­лар­ны са­тар­га хо­ку­кы бе­те­ре­лү кул­га сук­ты. Авыл­лар кар­тай­ды, күп­че­лек ха­лык­ның да­ру пре­па­рат­ла­ры бе­лән ге­нә көн кү­рүе бе­рәү­гә дә сер тү­гел.

Авыл җир­лек­лә­рен­дә эш алып ба­ру­чы җи­тәк­че­ләр­гә дә зур бу­рыч­лар йөк­лә­тел­гән, вә­ка­ләт­лә­ре зур­дан бул­са да, алар ку­лын­да ак­ча юк. Авыл җир­ле­ге өчен төп проб­ле­ма­лар­ның ба­ры­сы да шул ук ак­ча мәсь­ә­лә­се­нә ба­рып төр­те­лә: ха­лык су­га тил­ме­рә, юл­сыз ин­те­гә, ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү дә таш­ка үл­чим. Ап­ты­ра­ган үр­дәк ар­ты бе­лән күл­гә чум­ган, ди­гән­дәй, рес­пуб­ли­ка­да җир­лек баш­лык­ла­рын сай­лап куй­ган­нан соң гы­на да ин­де алар­ның яр­ты­сы эш­тән кул сел­тә­гән. Ме­нә шу­лар­ның ба­ры­сын ис­кә алып бул­са ки­рәк, рес­пуб­ли­ка ха­ки­ми­я­те җир­лек баш­лык­ла­ры­ның ба­шы­на төш­кән авыр та­як­ны бе­раз җи­ңе­ләйт­мәк­че. Хә­ер, Рә­сәй Хө­кү­мә­те баш­лы­гы да авыл җир­лек­лә­ре­нә игъ­ти­бар­ны арт­ты­рыр­га, алар­га яр­дәм ку­лы су­зар­га ки­рәк­ле­ген аң­ла­ды ке­бек. Бел­го­род һәм Вла­ди­мир өл­кә­лә­рен­дә үт­кә­рел­гән оч­ра­шу­лар­да ул җир­ле ха­ки­ми­ят­нең вә­ка­ләт­лә­рен арт­ты­рыр­га, алар­га ак­ча­ла­та яр­дәм күр­сә­тер­гә ки­рәк­ле­ге­нә ба­сым яса­ды.

Съ­езд­да кат­наш­кан Ил­мәт һәм Ис­ке Юраш авы­лы җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры бе­лән сөй­ләш­кән­нән соң, без бу съ­езд­ның җир­лек баш­лык­ла­ры­на ка­нат куй­га­нын аң­ла­дык, чөн­ки ал­га та­ба бо­лай эш­ләп һәм ман­тып бул­ма­я­чак.

Ил­мәт авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Ил­фат Ша­ки­ров әй­тү­ен­чә, рес­пуб­ли­ка ха­ки­ми­я­те җир­лек баш­лык­ла­ры­ның проб­ле­ма­ла­рын ях­шы аң­ла­ган хәл­дә, алар­га йөз бе­лән бо­ры­лыр­га, мат­ди һәм ру­хи яр­дәм күр­сә­тер­гә бул­ган. Мә­сә­лән, Ил­мәт авыл җир­ле­ге­нә Фи­ат ма­ши­на­сы би­ре­лү - үзе бер шат­лык.

- Мо­ңа ка­дәр авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­рын шт­раф­лар са­лып ин­тек­тер­сә­ләр, ал­га та­ба алар­га кир­тә ку­е­ла­чак. Еш тик­ше­рү­ләр, са­лым бе­лән буу­лар җир­лек­нең бо­лай да юк ак­ча­сын су­ыр­са, ал­га та­ба ул бә­ла­ләр­дән ко­ты­лыр­быз, дип шат­ла­нып кайт­тык,- ди Ил­фат Ән­вә­ро­вич.

Ис­ке Юраш авы­лы җир­ле­ге баш­лы­гы Ри­нат Юны­сов та рес­пуб­ли­ка ха­ки­ми­я­те тот­кан курс­тан ка­нә­гать кал­ган:

- Ни­һа­ять, без­нең проб­ле­ма­лар­ны күр­де­ләр, "и­шет­те­ләр", ди ул. Без съ­езд­да кү­тә­рел­гән мәсь­ә­лә­ләр­нең мө­һим­ле­ген аң­ла­ган хәл­дә, ал­га та­ба эше­без­нең бе­раз бул­са да җи­ңе­лә­я­чә­ге­нә тө­шен­дек. Хә­ер, без "Я­ңа Юраш" аг­ро­фир­ма­сы җи­тәк­че­се Хә­лил Са­бир­җа­нов бе­лән ты­гыз хез­мәт­тәш­лек алып ба­ру сә­бәп­ле, авыл җир­ле­ге­нә ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә­ләр­не бер­гә­ләп хәл итә ки­лә­без. Һәр­кем­гә дә мон­дый бә­хет тә­те­ми, бик тил­ме­реп эш­ләү­че­ләр бар,- ди ул зур ка­нә­гать­лек бе­лән.

Чын­нан да, әгәр Рә­сәй хө­кү­мә­те дә, рес­пуб­ли­ка ха­ки­ми­я­те дә урын­да­гы ха­ки­ми­ят­нең ро­лен кү­тә­рер­гә те­ләп кул су­за икән, ни­гә әле алар­га киң­рәк вә­ка­ләт­ләр бир­мәс­кә, алар­ның мат­ди хә­лен ях­шырт­мас­ка? 70-80 яшь­лек Са­би­ра апа­лар, Шә­ри­фул­ла ба­бай­лар го­зер­лә­рен йо­мыш­лар өчен юга­ры­да­гы­лар­га тү­гел, бәл­ки җир­ле ху­җа­лар­га юл то­та бит.

Ш.Га­би­ди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев