Борыч
Җылытыла торган теплицаларда үстерү өчен борыч орлыкларын февраль урталарында; җылытылмый торган теплицаларда март башында яки урталарында чәчтеләр инде. Пленка белән каплана торган кечкенә түтәлләргә борычны апрель урталарында яки ахырында чәчәләр.
Утыртырга әзер борыч үсентеләре сәламәт, 20-25 см озынлыкта, 7-12 чын яфраклы һәм берничә чәчәк бөресе формалашкан булырга тиеш.
Борыч үсентеләре күчереп утыртуны яратмый, шунлыктан аларның орлыклары 4x4 яки 6x6 сантиметрлы аерым савытларга утыртыла. Күчергәндә, туфрак йомарламын ватмаска тырышырга киңәш итәләр.
Борыч нейтраль туфрак ярата (ачы туфракларга известь кертү мөһим). Җимешлекләре коелмасын өчен, тондырылган суны даими һәм мул сибеп торырга кирәк.
Борыч үсентеләре яктылык җитмәүгә дә бик сизгер. Аларны ясалма яктырту һәм парникны бакчаның якты урынына урнаштыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Борыч көндез температураның 28-30 градус һәм төнлә 18-20 градус булуын ярата. Башлангыч фазада үсемлекләргә җылылык аеруча күп таләп ителә. (30 градустан югары температура серкәләрне тулысынча стерильләштерә.) Тирән утырту ярамас, тамыр муены тирәсеннән чери башларга мөмкин.
Соры черектән саклану өчен, парникны көн саен җилләтеп торырга кирәк. Борыч һава яхшы йөри торган грунтны өстен күрә. Саклык белән генә йомшартуны сорый. Көчле һәм салкын җилне авыр кичерә, шуңа күрә җилләтү өчен парникның бер ягын гына ачалар.
Сабаклары нык булмаганга, пөхтә бәйләгәнне ярата, һәр төпкә аерым казык куела һәм борыч сабагына зыян китермәслек итеп, йомшак бау белән бәйләнә.
Борыч хлорга түземсез. Калий ашламалары сыйфатында көл һәм калий сульфаты гына кулланыла.
Үсү һәм җимеш булдыру стимуляторлары сиптерүне яхшы кабул итә. Күчереп утыртырга бер тәүлек кала - эпин; чәчәк ату чорында ике атнага бер тапкыр - гибберсиб сиптерү яхшы нәтиҗә бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев