Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Бәрәңгенең яшерен дошманы

Республика авыл хуҗалыгында зарарланган мәйданнарның саны арта. Карантин - алтынсу бәрәңге нематодасы дип аталган зарарлы авыру уңаеннан игълан ителгән.

Әлеге авыру кайдан килеп чыккан һәм яшелчә культураларына ул ни белән яный? Әлеге сорауларга җавап бирү өчен без авыл хуҗалыгы идарәсенең фитосанитар күзәтү бүлеге өлкән дәүләт инспекторы Рафаил Миңнуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Соңгы ике елда бәрәңге нематодасы авыруы Югары Ослан, Әлки, Нурлат, Әтнә, Балык Бистәсе районнарында ачыкланды. Бер ай элек Актаныш районының берничә авылында барлыкка килүе билгеле булды. Бу авылларда карантин игълан ителде.

- Бәрәңге нематодасы. Нәрсә ул?

- Бу - бәрәңге уңышына зыян китерүче иң куркыныч авыру. Авыру зур суалчаннар классына керә, ана корт түгәрәк яки озынча, ата корт суалчан формасында була. Корт бәрәңге, томат, баклажан тамырына үтеп, тамыр күзәнәкләре белән туклана. Моннан тыш нематода үсемлекләрдә башка төр авыруларны да тарата. Ул шулай ук җиләк культурасының бүлбе һәм тамырларында яши һәм аларны зарарлый.

- Зарарланган яшелчә культураларына нинди куркыныч яный?

- Нематода авыруы белән зарарланган бәрәңгенең үсеше акрыная, сабакта кечкенә сабакчыклар үсеп чыга. Мондый куакта бер, иң күбе ике бәрәңге генә үсеп китә ала. Күп вакыт бәрәңге бөтенләй булмый. Моннан тыш, үсемлек көрән төстә күп тармаклы яңа тамыр чыгара. Тамырда башта ак, соңыннан сары яки көрән төстәге сәер тимгелләр барлыкка килә. Бу нематода циститы дип атала.

- Нематоданы ничек танып белергә?

- Тәҗрибәсез бакчачыга зарарланган җирдә авыруны табу катлаулы, ә бит нәкъ менә алар корткычның һөҗүме турында хәбәр итә дә инде. Авыруның барлыгын вакытында сизенеп, яшелчәләрне башка урынга утырту чарасын күрмәсәң, уңышсыз калуың ихтимал.

Чирне булдырмау өчен тикшерелгән орлык бәрәңге утыртырга кирәк. Бакчачы башка регионнардан китерелгән орлык бәрәңгене сатып алаган очракта, сатучыдан орлыкның сыйфатын раслаган сертификат һәм документ сорарга кирәк.

- Нематода авыруына каршы нинди көрәш чаралары кулланырга мөмкин?

- Зарарланган бакча кишәрлегендә дүрт ел дәвамында бәрәңге утыртырга ярамый. Шуның өстәвенә бакчаны зарарланган сабаклардан һәм чүп үләннәреннән арындырып торырга, авыру бәрәңгенең ботакларын бер метр тирәнлектә күмеп хлор известе агызырга кирәк.

Зарарланмый торган культураларны гына үстерергә киңәш ителә. Мәсәлән: бөртекле һәм кузаклы, тукранбаш, кукуруз, горчица культуралары. Туфракны яңадан тирән итеп казып чыгарга кирәк. Нематодалы куаклар үскән урынга күпләп мочевина сибәргә киңәш ителә.

Алия ГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев