Бөтен халык белән
Якшәмбедә районның авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узачак. Бу мөһим вакыйга алдыннан программаның ничек тормышка ашырылуы һәм авыл хезмәтчәннәренең нинди проблемаларын хәл итүләре турында белергә булдык.
Референдум вакытында авыл кешеләреннән җирле мәсьәләләрне чишү өчен, билгеле бер күләмдә күпме акча кертергә әзер булуларын сорыйлар. Хакимияттәгеләр бергә финанслау институтын эшкә җиккән: һәр җыелган бер сумга Татарстан бюджетыннан дүрт сум өстәлә.
Хәзер авыл сулы булды
Илмәт авыл җирлегендә былтыр үзара салым хисабына күптәннән хәл ителәсе мәсьәләне чишүгә ирештеләр - Ядегәрдә су скважинасы казылды. Моңа кадәр авыл кешеләренә насосны берничә сәгатькә ачу һәм ябу өчен, озак еллар, нинди һава торышы булуга карамастан, билдән кар яисә пычрак ерыпмы, 1,5 километр юл үтәргә туры килә иде. 2014 елгы референдумда авыл халкы су проблемасын бетерү өчен акча җыярга булган иде. Барлыгы 28 мең акча тупланган, һәм республика бюджетыннан 113 мең сум бүлеп бирелгән. Әлбәттә, иң күбен - 280 мең сумнан артыгын район җитәкчелеге бирде. Хәзер авыл су белән даими тәэмин ителә.
Шулай ук Илмәттәге чишмәне төзекләндерү буенча эшләр башкарылды. Үзара салым буенча акчалар 13 мең сум тәшкил итте, ТР бюджетыннан 52 мең сум өстәлде.
2016 елның март референдумы нәтиҗәләре буенча халыктан Илмәттә 183,5 мең сумга юл һәм күпер төзекләндерелде, халыктан 36,5 мең сум акча җыелды, калганын республика өстәде. Ядегәрдә 98,5 мең сумга суҗыйгыч скважинаның санитар зонасын әйләндереп алырга планлаштыралар, моның өчен үзара салым буенча 20 мең сум диярлек акча җыелган.
− Безнең авыл хезмәтчәннәре барысын да аңлый һәм үзара салым җыюда актив катнаша. Мин аларга ярдәмнәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Алар булышмаса, бу эшләрне үтәп булмас иде, − ди җирлек башлыгы Рәзимә Мингалиева.
20 ноябрьдәге референдумнан соң, Илмәттә балалар мәйданчыгына җиһаз урнаштырырга, Ядегәр чишмәсен төзекләндерергә ниятлиләр. Үзара салым күләме балигъ булган һәр кешедән 200 сум, ташламага ия гражданнардан 100әр сум тәшкил итә.
Техника тәртиптә
Дөм-Дөм авыл җирлегендә 2014 елгы референдум йомгаклары буенча бер бинаны янгын депосы итеп үзгәртеп кордылар. Халык 37 мең сум диярлек акча җыйды, республика бюджеты бу эшкә147 мең сумнан артык акча белән ярдәм итте. Җирле бюджеттан да өстәделәр.
Быелгы март референдумыннан соң янгын машинасы торган бинаны җылыту буенча эш бара, аңа 215 мең сум акча китәчәк.
20 ноябрьдә авылда МТЗ-82 тракторына өйгеч сатып алу һәм урнаштыру өчен үзара салым турында сорау хәл ителәчәк. Салым күләме балигъ булган һәр кешедән 200 сум, ташламага ия гражданнардан - 100әр сум.
Көн тәртибендә - юллар
Үткән елда Костенеево авылы җирлегендә 2014 елгы референдум нәтиҗәләре буенча Покров авылында сукугыч башня төзекләндерелде, Котловка суүткәргече өчен торбалар һәм Костенеево, Свиногорье, Казиле сукугыч башнялары өчен су насослары сатып алынды. Халык салымнары 16 мең сум, республика бюджетыннан ярдәм - 64 мең сум булды. Быел юлга җәяргә 497 мең сумлык вак таш сатып алынган, гражданнардан җыелган акча күләме - 99 мең сум.
Бу юлы грунт юллары өчен вак таш юнәтергә планлаштырылган. Салым күләме балигъ булган һәр кешедән - 300 сум, ташламага ия гражданнар шуның яртысын түләячәк.
Ут, су һәм балалар мәйданчыгы булсын
2015 елда Мурзиха авыл җирлегендә, 2014 елгы референдум йомгаклары буенча, Яңа Мурзиха һәм Токмашка авылларындагы сукугыч башнялар өчен 75 мең сумлык электр әйберләре алынган. Үзара салым буенча гражданнардан 15 мең сум акча җыелган, республика бюджетыннан - 60 мең сум бирелгән. Яңа Мурзиха, Иске Мурзиха һәм Токмашка чишмәләре төзекләндерелгән. Халык 8 мең сум акча җыйган, республика - 32 мең сум өстәгән.
Быел Яңа Мурзиха һәм Иске Мурзихада 89 мең сумга урамнарга ут керәчәк.Моның өчен халыктан 18 мең сум акча җыелган. Токмашкада сукугыч башняны уратып алу һәм аннан китүче торбаны җылытуга 150 мең сум акча тотылган, халыктан 30 мең сумнан аз гына артык акча җыелган.
Яңа Мурзихада сукугыч башняны капиталь төзекләндерү көтә. Иске Мурзихада балалар мәйданчыгын урнаштырырга кирәк. Салым күләме балигъ булган һәр кешедән 200 сум, ташламага ия гражданнар да билгеләнгән.
Бу ничек булды
Район җирлегендә үзара салым буенча референдумнар 2014 елның 28 сентябрендә узды, нәтиҗәдә 2015 елда 4 миллион сумнан артык акча үзләштерелде. Шуның 712 мең сумнан артыгын халыктан җыелган акчалар тәшкил итте, 2 миллион 850 мең сумы - республика бюджетыннан. Быелгы март референдумы йомгаклары буенча 5 миллион 725 мең сум акча тотылгант; гражданнардан 1, 099 миллион сум җыелган, ТР бюджетыннан - 4,396 миллион сум өстәлгән.
Татарстан Министрлар кабинеты карары нигезендә һәр сумга бүлеп бирелгән 4 сум өстәлгәнгә, барлык сумма 5 тапкыр арта. Республика бюджетыннан өстәмә чаралар җәлеп итү өчен яхшы мөмкинлек бу.
Алдагы референдум 20 ноябрьдә була ( бюджетара трансфертлар 2017 елда керәчәк). Референдум участокларының эш вакыты 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев