Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы савым сыерларының нәтиҗәлелеге буенча республикада алтынчы урында

Бер сыердан хәзер районда көн саен 26,2 килограмм сөт савыла (плюс 3,4).

Тәүлек буена тулаем савылган сөт күләме 86,2 тоннага кадәр артты, ул узган елгы дәрәҗәдәгедән 23,2 тоннага күбрәк. Бер сыердан хәзер районда көн саен 26,2 килограмм сөт савыла (плюс 3,4). 

«Мир» җәмгыятендә көн дә 40 тонна (17 тоннага артык) сөт алына, сыерларның уртача нәтиҗәлелеге 30,8гә җиткән. «Яңа Юраш» агрофирмасында бу күрсәткеч 18,5 тонна (плюс 2,7) һәм 26,5 килограмм тәшкил итә.

Көненә 7 тоннадан артык сөт — бу «Якты үзән» җәмгыяте терлекчеләренең эш нәтиҗәсе, анда бер сыердан исәпләгәндә, 23,7 килограмм (плюс 7,3) сөт савып алалар. Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчеләренең дә күрсәткечләре сизелерлек яхшырды, анда һәр сыердан көн саен 24,8 сөт савалар, бу 2022 елдагы шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 10,4кә артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев