Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Яңгырлар 300 тоннага якын ашлыкны җыеп бетерергә комачаулаган

Республика аграрийлары быел 4,6 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алган.

Республикада бөртекле культураларны җыюны төгәлләнде. Оператив мәгълүматларга караганда, амбарларга 4 миллион 692 мең тонна ашлык кайткан. Уртача уңыш — гектарына 37,9 центнер. Республика элеваторларына 1 миллион 751 мең тонна ашлык саклауга салынган, шул исәптән узган еллардагы 380 мең тонна запас та саклана.

Быел бөртеклеләр уңышы тагын да югарырак булырга тиеш иде, әмма яңгырлар ул уңышны алырга комачаулады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, тоташтан яуган яңгырлар зыян китермәгән, тик шулай да 300 мең тонна ашлыкны җыеп бетерә алмаганнар. «Бөртеклеләр буенча ашлыкның классын югалттык. Без мөмкин кадәр өченче класслы бодай өчен күбрәк эшлибез һәм ашлама да күп кертәбез. Өченче класстан дүртенче-бишенче класслы бодайга алдык», — диде ул матбугат очрашуында. 

Иң күп бөртеклеләрне Буа, Тәтеш һәм Арча районнары җыеп алган — 200 мең тоннадан артык. Тәтеш районында уңыш гектарына 52,8 центнер, Кукмарада — 49,4 центнер, Әтнәдә — 49,1 центнер, Балтач һәм Аксубай районнарында 47 центнердан артык. Ашлык суктыруга инвестиция компанияләре шулай ук зур өлеш керткән: «Август-Агро» компаниясе — 372 мең тонна, «Агросила» — 366 мең, «Ак Барс» — 328 мең, «Чистополье» җәмгыяте — 287 мең тонна.

— Республиканың бөртеклеләргә гомуми ихтыяҗы 2,5 миллион тоннага якын, элек 3,2 миллион тонна иде). 1,6 миллион тонна — терлекчелеккә, 412 мең тонна — чәчү компаниясенә, 230 мең тонна — спирт продукциясе җитештерү өчен һәм 250 мең тонна он җитештерү өчен. Бу күләмнәрне тәэмин итү өчен 1,0 миллион гектар бөртеклеләр дә җитәрлек, агымдагы елда аларның мәйданы 1 миллион 275 мең гектар тәшкил итте, — дип сөуйләде министр журналистларга.

Агымдагы елда чәчү мәйданнары структурасында үзгәрешләр дә бар. «Соңгы еллардагы һава шартлары, моннан тыш, бөртеклеләргә бәяләр төшү, көнбагыш, соя, җитен кебек маржиналь культуралар исәбенә, бөртекле культураларның мәйданнары кимүгә китерде. Әлеге культуралар быел яхшы потенциал күрсәттеләр. Узган ел белән чагыштырганда бөртекле культуралар 90 мең гектарга кимеде, техник культуралар 97 мең гектарга артты. Шикәр чөгендере, көнбагыш, рапс кебек культуралар җитештерүнең табышлылыгы 12 проценттан 40 процентка кадәр тәшкил итә һәм республика территориясендә дә, шулай ук Самара, Оренбург, Ульяновск, Саратовның якындагы төбәкләрдә гарантияләнгән сату базары бар. Һәм бу культуралар буенча бәяләр тотрыклырак. Агымдагы елда майлы культуралар исәбенә 2 миллиард сумнан артык өстәмә табыш алуны планлаштырабыз», — дип билгеләп үтте спикер. 

Аграрийлар рапс җыюны да төгәлләгән. Шулай ук майлы җитен җыю ахырга якынлаша, көнбагыш һәм соя җыю дәвам итә. Майлы культуралар буенча быел яхшы уңыш көтелә — 900 мең тоннадан артык. 

Яңгырларның файдасы да булмаган түгел, шикәр чөгендере үсешенә уңай йогынты ясаган. 

— Шикәр чөгендере буенча шулай ук югары уңышка өметләнеп торабыз. Агымдагы елда урып-җыю мәйданнары 53,9 мең гектар тәшкил итә. Бүгенгә 39 мең гектар казылган, бу — барлык мәйданның 73 проценты. Гектарыннан 489 центнер уңыш чыга, бу узган ел белән чагыштырганда 30 центнерга күбрәк. Шикәр чөгендеренең тулаем җыемы 2,3 миллион тоннага якын булыр дип фаразлыйбыз. Бәрәңге һәм яшелчә җыю да дәвам итә. Бүгенгә бәрәңге 5500 гектар мәйданның 5116 гектарыннана алынды, тулаем 172 мең тонна җыелды, — диде Марат Җәббаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев