Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Иҗат ру­хы урам­нар бәй­ге­сен­дә

Та­тар авыл­ла­ры­ның җыр­га-моң­га, нә­фис сүз­гә ос­та­лык­та­гы урам­нар бәй­ге­се­нең стар­тын кем баш­лап җи­бәр­гән­дер, әй­түе кы­ен, тик Ала­бу­га ра­йо­нын­да­гы ош­бу бик тә ки­рәк­ле га­мәл­не Ис­ке Юраш авы­лын­да баш­лап җи­бәр­де­ләр ке­бек.

Әле­ге ча­ра­лар­ның ха­лык та­лант­ла­рын бар­лау­да һәм алар­ның иҗа­ди мөм­кин­лек­лә­рен үс­те­рү­дә алыш­тыр­гы­сыз ысул икә­нен әл­бәт­тә ин­де бе­рен­че­ләр­дән бу­лып мил­ли-мә­дә­ни тор­мыш­ның үзә­ген­дә кай­нау­чы мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре бе­леп-си­зеп то­ра. Тә­вә­кәл­ләп баш­лау гы­на ки­рәк бит ул, ан­на­ры бер эз­гә са­лып дә­вам итү әл­лә­ни кат­лау­лы­лык ту­дыр­мый. Мо­ны ях­шы аң­ла­ган Ил­мәт мә­дә­ни­ят йор­ты ди­рек­то­ры На­зи­мә Әмир­җа­но­ва һәм сән­гать җи­тәк­че­се Фәү­зия Төх­бә­тул­ли­на (Юраш­лы­лар­дан кү­реп­тер ин­де) бы­ел­ның 8 март бәй­рә­ме көн­нә­рен­дә урам­нар бәй­ге­сен Зиң­гәр ура­мын­да яшәү­че­ләр (һәм ан­да кай­чан­дыр яшә­гән) оеш­тыр­ган кон­церт-ки­чә бе­лән баш­лап җи­бәр­де­ләр. Ул кон­церт-та­ма­ша­да 5 яшь­тән алып яше 70кә җит­кән үзеш­чән­нәр би­е­де дә, нә­фис сүз­гә хи­рыс­лы­гын күр­сәт­те, җы­ру да суз­ды һәм скетч та уй­на­ды. Яңа­лык бул­ган хо­зур ман­за­ра­га та­ма­ша­чы зал ту­ты­рып җы­ел­ган иде. Шу­лай бул­мый­ча да: та­гын кай­чан Ил­мәт та­ри­хы­ның ае­рыл­гы­сыз бер өле­ше бул­ган Зиң­гәр ура­мы ке­ше­лә­ре ту­рын­да ту­лы мәгъ­лү­мат­ны ише­тер идең дә, та­гын кай­чан кем­нәр­нең­дер ба­шын­нан кич­кән ис­тә­лек-ха­ти­рә­лә­ре бе­лән ур­так­ла­шу­ын тың­лар идең.

Зиң­гәр ура­мын­да ту­ып-үс­кән­нәр ара­сын­нан ин­же­нер-хи­мик та, та­биб һәм эш­мә­кәр, укы­ту­чы вә ме­ха­ни­за­тор, са­вым­чы һәм хәр­би, тәр­тип сак­чы­сы бер­лә кол­хоз рә­и­се, ар­тист һәм та­гын күп төр­ле про­фес­сия ке­ше­лә­ре чы­кан икән бит. Алар­ның бәгъ­зе­лә­ре әле һа­ман үз­лә­ре­нә һәм җәм­гы­ять­кә фай­да ки­те­реп эш­чән­лек­лә­рен дә­вам итә, бе­риш­лә­ре ла­ек­лы ял­га чык­кан, ә кай­бе­рәү­ләр фа­ни­лык­тан мәң­ге­лек ба­кый дөнь­я­га күч­кән.

Ул чак­та­гы җан­лы ки­чә­нең сце­на­ри­ен Мә­дә­ни­ят йор­ты хез­мәт­кә­ре Н. Әмир­җа­но­ва һәм Ф. Төх­бә­тул­ли­на яз­ган, аны исә кы­зык­лы вә ма­вык­тыр­гыч итеп сәх­нә­дән алып ба­ру­чы, Ала­бу­га шә­һәр гим­на­зи­я­сен­дә та­тар те­ле һәм әдә­би­я­тын­нан бе­лем би­рү­че (чы­гы­шы бе­лән шу­шы урам­нан) Тәгъ­зи­мә Мар­да­но­ва бул­ды. Әй­тер­гә ки­рәк, кон­церт-ки­чә­дән ха­лык ка­нә­гать ка­лып, үзе­нә ру­хи азык алып та­ра­лыш­ты.

Ин­де ме­нә 4 но­ябрь ки­чен­дә күр­кәм тра­ди­ци­я­гә әве­ре­леп ба­ру­чы "У­рам­нар бәй­ге­се"­нең чи­рат­та­гы чы­гыш ясау­чы­сы сый­фа­тын­да Мә­дә­ни­ят йор­ты сәх­нә­сен­дә Үзәк урам үзеш­чән­нә­рен кү­рә­без. Кон­церт-та­ма­ша­ның сце­на­ри­ен бу юлы ош­бу урам ту­за­нын­нан бе­рен­че адым­на­рын ат­лап кит­кән, хә­зер Ала­бу­га мәк­тәп­лә­ре­нең бер­сен­дә та­тар те­ле укы­ту­чы - Ми­ләү­шә Әх­тәм­җа­но­ва яз­ган.

- Ту­ган авыл, ту­ган ни­гез, авы­лым урам­на­ры...,- дип баш­лый ул сү­зен зал­да­гы та­ма­ша­чы­лар­ны сә­лам­лә­гән­нән соң. - Бу сүз­ләр­нең ни дә­рә­җә­дә га­зиз һәм якын икә­нен адәм ба­ла­сы ту­ган җи­рен­нән ае­ры­лып, чит як­лар­га кит­кәч ке­нә аң­лый, ди­ләр. Бу чын­нан шу­лай. Кай­да гы­на бул­ма­сын, ин­са­ни зат ту­ган авы­лын, үзе ту­ып-үс­кән урам­на­рын, йор­тын-җи­рен са­гы­нып яши. Чөн­ки нәкъ ме­нә шул урам­нар­да ул тәү­ге адым­на­рын ат­ла­ган, ан­да аның әти-әни­се, әби-ба­ба­ла­ры яшә­гән, авы­лы зи­ра­тын­да ту­ган­на­ры­ның, нә­сел дә­ва­мы­на баш­лан­гыч бир­гән га­зиз­лә­ре­нең из­ге сө­як­лә­ре мәң­ге­лек сы­е­ну уры­ны тап­кан...

Ош­бу баш­ла­мы бе­лән яңа­лык та ач­мый Ми­ләү­шә ха­ным, сүз­лә­рен­дә юга­ры па­фос та юк ке­бек. Тик алар бер­кем­не дә би­та­раф кал­дыр­мый тор­ган­дыр, ке­ше те­лә­сә-те­лә­мә­сә, үзе­нең ту­ган ура­мын, ба­ла­ча­гын, якын­на­рын, күр­ше-ти­рә­сен хә­тер илә­ге аша кү­зал­дын­нан үт­кә­рә бу­лыр.

Әнә ич га­ди авыл ке­ше­се ин­де ши­гырь­дә­ге ли­рик ге­рой об­ра­зын­да бо­лай дип сөй­ли: - Төш­лә­ре­мә ке­реп йө­дәт­тең дә,

Са­гы­ну хис­лә­рем­не ты­ял­мый,

Очар кош­лар төс­ле ка­нат­ла­нып,

Си­ңа кайт­тым, ту­ган авы­лым...

Бар­лык авыл­даш­ла­ры, ту­ган­на­ры ал­дын­да баш игән­нән соң ул, нос­таль­ги­я­гә би­ре­леп, туф­ра­гын­да ау­нап үс­кән ура­мы буй­лап үтәр­гә тәкъ­дим ясый:

- Ура­мым­ны ис­кә ал­ган са­ен

Як­ты­ра­лар кү­ңел көз­лә­рем.

Йө­рә­гем­дә мәң­ге иңеп кал­ган

Шун­да уй­нап үс­кән эз­лә­рем.

Узыйк әле, дус­лар, шул эз­ләр­дән

Ис­кә алыйк әле үт­кән­не...

"Ү­зәк" ура­мы­ның үт­кә­не­нә күз сал­саң (һичь­ю­гы әл­лә­ни ерак бул­ма­ган 40-50 елы­на), ан­да яшә­гән һәм әле дә го­мер итү­че ке­ше­ләр­нең шак­тый өле­шен мак­тау­лы һө­нәр ия­лә­ре - укы­ту­чы­лар тәш­кил ит­кә­нен кү­рә­сең. Алар: Ис­ке Юраш ур­та мәк­тә­бен­дә уз­ган га­сыр­ның 50-60 ел­ла­рын­да ук мәгъ­ри­фәт учак­ла­рын ка­быз­ган Әни­сә апа (хә­зер ин­де мәр­хү­мә) һәм Хәй­дәр абый Га­лиул­ли­нар, Риф­кать абый (шу­лай ук ва­фат) бе­лән Рәй­сә апа За­ки­ров­лар, Нә­зи­рә апа Ну­рул­ли­на, Зөл­фия апа Хә­би­бул­ли­на, Сә­ки­нә апа Ша­ки­ро­ва, Су­фия апа Хө­сә­е­но­ва, Габ­дел­бәр Са­фин (ин­де мәр­хүм) ке­бек фи­да­карь­ләр. Ә шу­шы ук урам­нан чык­кан әл­лә ни­чә мө­гал­лим баш­ка тө­бәк­ләр­дә укы­ту-тәр­бия эш­лә­ре алып бар­ган һәм әле дә алып ба­ру­ын дә­вам итә.

За­ма­нын­да зур күр­сәт­кеч­ләр­гә иреш­кән күп сан­лы са­вым­чы­лар­ны да бир­гән икән ич "Ү­зәк" ура­мы. Әле ко­яш көн­чы­гыш та­раф­та­гы күк йө­зен җәй­ге ал­су­лык­ка ма­нып кы­на кил­гән бер­ва­кыт­та ир­тән­ге тәм­ле йо­кы­сын­нан бү­ле­неп Рәм­зия, Ай­сы­лу, Нә­кыя, Гөл­дар, Әми­нә, Са­ра, Фә­хер­нур, Фа­и­мә, Хә­ли­мә, Ди­лә­рия, Су­фия апа­лар­ның бер-бер арт­лы иха­та­ла­рын­нан чы­гып, фер­ма­да­гы сөт­ле­би­кә­лә­ре яны­на ашы­гуы кү­зал­ла­на (бер­нин­ди кон­церт но­мер­лар­сыз гы­на бар­ган ми­кән­ни оч­ра­шу-ки­чә дип ап­ты­рый күр­мә­гез: 8-9 яшь­лек ма­лай һәм өч кыз­чык­тан тор­ган мил­ли ки­ем­дә­ге бию төр­ке­мен­нән баш­лап әле һа­ман Т-150 трак­то­рын­да эш­ләү­че 67 яшь­лек җыр­чы Хә­ниф ага Хә­би­бул­лин һ.б. лар һәр төр һө­нәр ия­лә­рен вә өл­кән­нәр­не бию-ши­гырь-җыр-ба­ла­лай­ка­да уй­нау­ла­ры бе­лән хуш­лан­дыр­ды­лар). За­ма­нын­да тир тү­геп иген ик­кән, тер­лек­че­лек­тә мул итеп сө­тен һәм итен җи­теш­тер­гән ке­ше­ләр дә яши бу урам­да. Шун­дый­лар­дан: Зин­нур, Вә­кил, Рә­шит, На­зир, Фә­рит, Хә­ниф, Эду­ард абый­лар­ны (Эду­ард абый ме­нә бер­ни­чә ел үзе­нең КФХ­сын оеш­ты­рып җи­бәр­де һәм дис­тә­ләп ке­ше­не эш бе­лән тәэ­мин ит­те) са­нап ки­тәр­гә ки­рәк. Ә ни­чек ике күр­ше Ху­җа абый (бер­се - ти­мер­че, икен­че­се - ал­дын­гы ме­ха­ни­за­тор), Ва­гиз, Ил­гиз, Габ­де­рә­шит, Ра­мил, Ра­фа­ил, Рә­вил абый­лар­ны ин­де ва­фат дип ке­нә оны­тыр­га ки­рәк ди. Алар­ның ла­ек­лы дә­вам­чы­ла­ры бу­лып ба­ла­ла­ры, онык­ла­ры ка­ла ич һәм, күп­че­ле­ге чит­тә бул­са­лар да, ил­гә-көн­гә фай­да ки­те­рү­лә­рен дә­вам итә­ләр.

"Ү­зәк" ура­мы­ның күр­кен арт­ты­рып һәм аны ямь­лән­де­реп, урам ча­тын­да әл­лә ка­ян бал­кып то­ру­чы ике кат­лы йорт ху­җа­сы Ил­дус Вә­ли­ев (соң­гы 20-25 ел­да ва­фат бул­ган авыл­даш­лар­ны гүр­гә иң­де­рү аның кат­на­шын­нан баш­ка үт­ми ди­яр­лек), ан­нан чак кы­на тү­бән­дә­рәк һәм кар­шы як­та шу­лай ук гүр­нә­чә­дәй ир­кен йорт өл­гер­теп кер­гән Ва­гиз Хә­би­бул­лин (ош­бу зат шәх­си ки­бе­тен­нән ри­зык һәм тәм-том са­тып авыл­даш­ла­рын ки­нән­де­рә), урам­ның ас­кы өле­шен­дә җый­нак һәм ма­тур өен кал­кыт­кан Фән­гас­ Ә­ми­нов һәр­кай­сы ур­та яшь­ләр­дә­ге ир зат­ла­ры һәм, ур­та урам­лы­лар­ның гы­на тү­гел, ә бө­тен авыл­ның да го­рур­лы­гы.

Озак ел­лар авыл со­ве­тын­да сәр­ка­тип ва­зи­фа­сын баш­кар­ган Әми­нә апа Әх­мәт­җа­но­ва, авыл ки­тап­ха­нә­се­нең 40 ел­га якын алыш­тыр­гы­сыз мө­ди­ре бул­ган Мә­ди­нә апа Хәй­рул­ли­на­лар бе­лән шу­лай ук го­рур­лан­мый­ча мөм­кин тү­гел. Хә­зер­ге ва­кыт­та ки­тап­ха­нә­не һәм "Та­тар авы­лы" му­зе­ен тәр­тип­тә то­ту­чы Миң­сы­лу Җа­ма­лет­ди­но­ва­га да рәх­мәт сүз­лә­ре иреш­те­рү ти­еш. Урам­ның иң өл­кән ке­ше­лә­ре: 91 яшен ту­ты­рып ки­лү­че Мө­ни­рә апа, 85 яшен күп­тән тү­гел бил­ге­ләп үт­кән Тәкъ­ми­лә апа, ти­гез тор­мыш­та бә­хет­ле олы­гай­ган 85 яшь­лек Рә­ши­дә апа һәм Баг­да­нур абый­лар да их­ти­рам­га ла­ек...

Кай­чан­дыр шау­лап-гөр­ләп тор­ган выл урам­на­ры бү­ген тын кал­ган, "Ү­зәк" ура­мын­да да шун­дый ук хәл. Аның яшел чи­рә­мен­дә ау­нап үс­кән ба­ла­лар ин­де күп­тән буй җит­ке­реп, үз­лә­ре әти-әни, ә кай­бер­лә­ре әби-ба­бай бул­ган­нар. Күп­лә­ре якын­да­гы һәм ерак­та­гы ка­ла вә са­ла­лар­га ба­рып ур­на­шып, шун­да та­мыр җәй­гән­нәр. Тик шу­лай да ту­ган туф­рак, ту­ган ни­гез тар­та бит ул.

Бу уңай­дан тор­мыш­ка чык­кан­чы ош­бу урам­да го­мер ки­чер­гән Су­фия апа Дәү­ләт­ши­на­ның (хә­зер ин­де мәр­хү­мә) шигъ­ри юл­ла­рын гыйб­рәт итеп ки­те­рә­се ки­лә:

- Йөр­мә­гез чит­тә каң­гы­ры­шып,

Кай­ты­гыз­чы, кит­кән ба­ла­лар.

Ко­чак җә­еп сез­не кар­шы алыр

Йорт­та кал­ган ял­гыз ана­лар...

Әйе, авыл ин­де (го­му­мән авыл­лар) кар­та­еп ба­ра, мон­нан 20-30-40 ел­лар элек­тә­ге ке­бек җәй­лә­рен су буй­ла­рын чыр-чу бе­лән ту­тыр­ган су ко­е­ну­чы, кыш­ла­рын боз өс­лә­рен­дә тал­дан ясал­ган хок­кей та­я­гы бе­лән шә­рә­кә куу­чы һәм тау­дан чаң­гы вә ча­на­да шуу­чы ба­ла­лар да юк (бул­ган­на­ры кам­питр­га "ба­гын­ган"). 2011 уку елын­да оп­ти­маль­ләш­те­рү сыл­та­вы бе­лән баш­лан­гыч мәк­тәп­не дә ябып куй­ган­нар. 2007 ел­ның җәй ур­та­сын­да, эре­лән­де­рү сыл­та­вы бе­лән, авыл ху­җа­лы­гы шир­ка­те­нең дә ки­нәт ке­нә эш­чән­ле­ген тук­тат­кан­нар һәм күр­ше ху­җа­лык­ка ку­шып куй­ган­нар (шун­нан бир­ле Мә­дә­ни­ят йор­ты кар­шын­да­гы ме­нә ди­гән ике кат­лы кир­печ­тән тө­зел­гән ида­рә би­на­сы ишек­сез-тә­рә­зә­сез ка­лып, шык­сыз су­ра­еп уты­ра). Ин­де ки­леп якын ай­лар­да авыл җир­ле үзи­да­рә­се­нең би­на ише­ге­нә дә йо­зак сал­мак­чы­лар ди (бул­ган­ны бе­те­рүе ан­сат бит ул, аны ка­бат ип­кә ки­те­рүе ге­нә кат­лау­лы).

Дөнь­я­да һәм ил­дә бар­ган гло­баль үз­гә­реш­ләр фо­нын­да рег­ресс­ка ду­чар ител­гән авыл­ны (авыл­лар­ны) бө­тен­ләй юк­ка чы­гу­дан сак­лап ка­лу өчен, мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре ини­ци­а­ти­ва­сы һәм авыл­даш­лар ты­рыш­лы­гы бе­лән оеш­ты­рыл­ган "У­рам­нар бәй­ге­се" кон­кур­сын, ми­ңа кал­са, һәр җир­дә га­мәл­гә кер­тер­гә ки­рәк. Чөн­ки бу та­тар авыл­ла­ры­ның мил­ли-мә­дә­ни үзен­чә­ле­ген, күп га­сыр­лар­дан кил­гән го­ре-га­дәт­лә­рен сак­лау, бу­ын­нар чыл­бы­рын өз­ми­чә, аны ки­лә­чәк­кә та­ны­ту өчен дә ки­рәк.

Ә ин­де шыг­рым ту­лы зал җый­ган (та­ма­ша­чы­лар күр­ше Морт, Юраш, Яде­гәр авыл­ла­рын­нан да кил­гән иде) "У­рам­нар бәй­ге­се"н­дә­ге "Ү­зәк" ура­мы чы­гы­шы­на кил­сәк, ул эс­та­фе­та­ны "Тау ба­шы" ура­мы һә­вәс­кәр­лә­ре­нә тап­шыр­ды. Алар­дан соң нәү­бәт ха­лык те­лен­дә "Ын­дыр ар­ты" һәм "Кав­каз" дип ата­лу­чы урам­нар­га җи­тә­чәк. Ала­ры ни бе­лән сө­ен­де­рер икән?

Фир­дә­вес ХУ­ҖИН

Ала­бу­га ра­йо­ны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев