Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Иске Юраш авылында тыл ветеранын юбилее белән котладылар

Алабуга районы Иске Юраш авылының мөхтәрәм кешесе, тыл ветераны Мирсәид Салих улы Салиховка шушы көннәрдә 90 яшь тулды. 

Тыл ветеранын гомер бәйрәме белән авыл жирлеге башлыгы Ренат Юнысов һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Хәниф Мөхәммәтҗанов белән Алинә Сафина котлады.

Мирсәид Салихов 1931 елда Салавыч авылында туган. «Гаиләдә үсеп җиткәнче мин бер генә бала булдым. Әти сугыштан кайткач өйләнде. Икенче әнидән тагын ун туганым бар», — дип искә ала ветеран. 

Мирсәид бабайның яшьлеге сугыш чорына туры килә. Шулай да ул бирешми, бар көчен куеп яшәргә һәм эшләргә тырыша: «Сугыш башланганда миңа 10 яшь иде. Мин әнкәйне белмим, мин 2 яшьлек чагымда вафат булган ул. Әткәйне 1941 елны сугышка алдылар. Мин 80 яшьлек әби тәрбиясендә калдым. Әткәй сугышка киткәч, укуны ташлап, колхозга эшкә чыктым, чөнки миңа әбине дә тәрбияләргә кирәк иде.1941 елны 90 хезмәт көне эшләдем», — дип сөйләде Мирсәид Салих улы. 

Салавыч авылыннан сугышка барлыгы 42 кеше киткән. Шуларның барысын да сугышка ат белән Мирсәид озата бара: «Бары тик берсен генә озата алмадым. Фәйзерахман абый ат белән, ашлык илтергә дип, Алабугага киткән иде. Аны шуннан сугышка алып җибәрделәр, ул хәтта гаиләсе белән дә саубуллаша алмый калды. Шул китүдән кире әйләнеп кайтмады. Бала гына булсам да, авылдашларымны сугышка озату минем күңелгә бик авыр тойгы булып кереп калды. Хәзер дә хәтергә төшсә, җаным сызлана», — дип сөйләде ул. 

1943 елдан 1950 елга кадәр Мирсәид урман эшләре башкара. Ул елларны ветеран күз яшьләре белән искә ала: «Ачлыкта, гаять авырлыкта эшләсәк тә, бирешмәдек, чөнки без сугышта кан коючы туганнарыбыз, авылдашларыбыз хакына эшләдек. Әткәй сугыштан ике аяксыз кайтты, аны гарип итеп күрү авыр булса да, аның исәнлегенә сөендем, чөнки минем бүтән якын кешем юк иде. Бар көчемне әткәйне тәрбияләүгә бирдем». 

1951-1954 елларда Мирсәид армия сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач колхозда бригадир, соңрак ферма мөдире булып эшли. 

1978 елда, Салавыч авылы бетү сәбәпле, гаиләсе белән Юраш авылына күченеп килә.

Алинә Сафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев