Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Киләчәк бүгеннән башлана

Республикада һәм районда крестьян-фермер хуҗалыкларына алга таба да булышлык итү максатыннан төрле программалар гамәлгә ашырылачак. Без алар турында мәгълүмат алу өчен авыл хуҗалыгы идарәсенең мәгълүмати-консультация хезмәте белгече Ришат Нәбиуллинга мөрәҗәгать иттек.

Татарстан Республикасы барлык тармаклар, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча да Россия Федерациясендә алдынгы урында бара. Әйтергә кирәк, җитештерелгән продукциянең күпчелеге шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә.

Авыл хуҗалыгын үстерү - илнең стратегик әһәмиятле юнәлеше һәм икътисадый бәйсезлек нигезе икәнлеген аңлаган хәлдә, Россия Хөкүмәте һәм шул исәптән Татарстан җитәкчелеге дә, җирнең кадерен белгән, сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерергә алынган гражданнарга дәүләт ярдәме - төрле грантлар, кредитлар, субсидия һәм дотация - күрсәтә башлады.

2012-2014 елларда нинди программалар гамәлдә булачак?

Ришат Ринасович әйтүенчә, авылда үз эшен булдырырга теләп гаилә фермасы төзергә алынучылар алга таба да дәүләт ярдәменә өмет итә ала. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан "Башлап эшләүче фермер" программасының кабул ителүе әнә шул турыда сөйли. Әлеге документ нигезендә фермерларга 1 миллион сумнан алып 1,75 миллион сумга кадәр грант бирелә. Әлбәттә, моның өчен конкурс аша узарга кирәк. Бу акчага авыл хуҗалыгы билгеләмәсендәге җир, җитештерү һәм склад биналары, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алырга, ремонтларга, юл төзергә, була. РФдә программа шартлары расланса да, Татарстанда әлегә Законга кул куелмаган. Бу турыда алга таба сүз булыр әле.

Алабуга районы авыллары да "уянып" килә. Әлбәттә, мондый мөмкинлекләрне кулдан ычкындыру гөнаһ булыр иде. Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, районда әлеге программада катнашырга теләге булган кешеләр бар һәм алар конкурс нигезендә сайланып алыначак. Гомумән алганда, 20 ләп кеше төрле программаларда катнашырга тели һәм аларның күпчелеге яшьләр. Бу куандыра, авыл бетә дип аһ орып йөргәнче, дилбегәне вакытында кулга ала белергә кирәк.

Пилот программа

Алабуга муниципаль районында район башлыгы инициативасы һәм ярдәме белән 50 шәр сыерга исәпләнгән 5 гаилә фермасы төзү программасы тормышка ашырылачак. Программа нигезендә ферма бинасы, фермер өчен торак йорт, хуҗалык блогы, теплица һәм 33әр гектар җир бүлеп биреләчәк, дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк.

Моңа кадәр эшләп килгән программаларга кагылып тормастан, "Яшь белгечләргә ярдәм" программасы турында әйтеп үтәсе килә.

Югары уку йортын тәмамлап авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайтучыларга 100 мең сум, техникум тәмамлаучыларга 50 мең сум акча (подъемный) түләнәчәк. Моннан тыш ике ел дәвамында ай саен хезмәт хакына өстәп 5 мең сум акча түләү күздә тотыла.

Яшь белгеч гаилә корып, йорт салырга уйласа, 800 мең сум, балалы гаиләләргә 1 миллион сумга кадәр ярдәм күрсәтеләчәк.

ТР авыл хуҗалыгы министры М.Әхмәтов Казандагы югары уку йортларында авыл өчен кирәкле белгечлекләр буенча кайбер районнардан укучыларның бөтенләй булмавын әйтеп узган иде. Шөкер, бүгенге көндә Алабуга районыннан унлап кеше авыл хуҗалыгы академиясендә белем ала. Менә хәзер аларны үзебезнең җирлеккә тарту, яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру җаен күрергә кирәк.

Бүгенге көндә районда "Үзмәшгульлек", "Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә льготалы кредит", "Лизинг-грант", "50×50", "Югары технологияле гаилә фермасын үстерү" программалары уңышлы гына эшләп килә.

Авылны үстерү программаларында катнашырга теләгән яшьләрнең елдан-ел артуы да авылларның бөтенәюенә, яңа сулыш алуына өмет тудыра.

Ш.Габиди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250