Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Куанырлык эшләребез бар

Илмәт урамнары буйлап узган саен, төзек, бай йортларга, авылның чисталыгына, киң күңелле, хезмәт сөючән кешеләренә сокланып туймый Илфат.

Күңеленә якын, кадерле булган шушы кече ватанына рәхмәтле ул: шушында туды, шушында үсте, аягына басты, зур тормыш юлын да шушында үтте ич. Әле кайчан гына авылның яшел чирәмендә аунап, шау-шулы урамны иңләүче малай иде бит! Гомер чишмәсе кай арада аны зур агымга алып чыккан диген! Авылдашлары арасында зур тормыш тәҗрибәсе туплап, үзе авылның аксакалына әйләнгән түгелме соң? Әнә шундый уйлар белән, гомер йомгагын сүтә-сүтә, Илфат бүген дә эш урынына юл тота. Әйе, әйтүе генә ансат - бүген аңа 60 яшь тула!

Узган гомер сукмагының кайсы гына өлешенә әйләнеп карасаң да, мөгаен аңа кызарырга туры килмәс. Яшәгән кадәресе намуслы хезмәттә, дус, тату гаилә корып, менә дигән балалар үстереп үтелгән ич. Мәктәптә укыган чагыннан ук иген басуларына гашыйк малай, хыялларын тормышка ашыру ниятеннән, Минзәлә совхоз-техникумына укырга кереп, агрономлык белгечлеген үзләштерә. Кулына диплом алып, колхозда эшли башлаган яшь егет үзен перспективалы белгеч буларак күрсәтә. Армия хезмәтен тәмамлап авылга кайтканнан соң да Илфатны бөек төзелешләр җәлеп итә алмый, ул туган туфрагында үз хезмәтен дәвам итә һәм ялгышмый. Нәкъ менә шунда ул бәхетен, мәхәббәтен таба, зур тормыш юлы үтеп, авылдашлары арасында абруй казана.

Хезмәт кенәгәсенә теркәлгән юллар бер-берсеннән әлләни аерылмый аның: аңа гомер буе авылдашлары белән иңгә-иң куеп эшләргә туры килә. Баш агроном, колхоз рәисе ярдәмчесе, аннан соң Илмәт авыл советы рәисе, партком секретаре, 2005 елдан авыл җирлеге башлыгы итеп сайлана. Илфат Әнвәр улының хезмәтләре хөкүмәтебез, район җитәкчелеге тарафыннан игътибарсыз калмый: ул күпсанлы Мактау кәгазьләренә, кыйммәтле бүләкләргә, "Казанның 1000 еллыгы" медаленә ия.

- Илмәт халкы файдасына башкарылган эшләрне ялгызың гына башкарып чыгып булмый. Миңа гомер юлымда гел яхшы кешеләр белән кулга-кул тотынып эшләргә язган икән. Башта колхоз рәисе Ринат Каффал улы Насретдинов белән, районда беренчеләрдән булып, илмәтлеләрне юллы иттек, урамга асфальт түшәттек. Әлбәттә, безгә бу эштә ул чакта район советы депутаты булган Миңнулла Вәлиев зур ярдәм күрсәтте. Моннан тыш Яшьләр паркына нигез салынды, анда 300 төп агач утыртылды, сабантуй үткәрү өчен менә дигән урынга әйләнде. Ул елларда Ядегәрдә мәктәп, Илмәттә фельдшерлык пункты, балалар бакчасы ачтык. Депутатыбыз А.Михайлова ярдәме белән клубны ремонтладык, мәчетле булдык, урамнарны яктырттык. Авылны газлы итү өчен генә дә күпме көч сарыф ителде. Зур эшләрнең барысы да элеккеге чакырылыш район Советы депутатлары Илдус Низамов, Лилия Нургатина кебек шәхесләр ярдәмендә башкарылды. Шөкер, бүген халык мул иркен тормышта яши - шунысы зур сөенеч. Ә менә авылда мәктәпнең бетерелүе, хуҗалыкның таралуы күңелне тырнап тора. Авыл кешесенә яшәү чыганагы булган күмәк хуҗалыкларның, мәктәпнең бетерелүе яшьләрне авылдан читкә китәргә мәҗбүр итә. Ә бит мәктәпсез авыл - учаксыз йорт кебек. Бүген без шәхси хуҗалыкларны ныгыту, гаилә фермалары булдыру өстендә эшлибез. Халыкның ялын оештыруга да игътибар итәбез.

Гомер көзенә кереп барганда җир йөзендә ир-атка тәгаенләнгән барлык бурычларны да үтәдем кебек. Йорт салдым, агач утырттым, сөекле хатыным Вәсимә белән берлектә малайлар тәрбияләп үстердек, зур тормыш юлына чыгардык. Татарда хатынын мактаган кешеләрне өнәмәсәләр дә, мин аның турында җылы сүз әйтми кала алмыйм. Ул күп еллар шәфкать туташы булып эшләде, аннан балалар бакчасына җитәкчелек итте. Шәфкатьле, уңган килен, назлы ана, турылыклы хатын булды. Ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын, дип юкка әйтмиләр бит. Шөкер, матур, дус-тату яшәдек. Балаларыбыз да йөзгә кызыллык китермәде, югары белем алып, матур гаилә корып балалар үстереп яталар,- ди Илфат куанып.

Бүген Илфат Шакиров - авыл җирлекләре башлыклары арасында иң тәҗрибәле өлкән җитәкчеләрнең берсе. Яшьләр аның киңәшләрен тотып, киңәшләшеп эшли. Илфат үзе дә аларның заманча, перспектив фикерләренә колак сала, чөнки заман белән бергә атларга, яңалыкларны үзләштерергә, халыкның ышанычын аклар өчен һаман алга барырга кирәк.

К.Хәйри

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев