Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Кырда уралар да, чәчәләр дә

Районда бөртеклеләрне урып-җыю планының яртысы үтәлгән.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов хәбәр итүенчә, һәр көн 1,2- 1,3 гектар мәйданнан уңыш җыела, кырларда барлыгы 53 комбайн эшли.

"Нократ таңнары" җәмгыятендә урып-җыю ахырына якынлашып килә, "Якты Үзән"дә эш бик оешкан төстә бара.

Авыл хезмәтчәннәре һәр гектардан уртача 20,3 центнер уңыш суктыра. "Яшь көч" агрофирмасында бу күрсәткеч 23,8 центнер, "Яңа Юраш"та - 21,2 , "Привольное" җәмгыятендә - 21 центнер тәшкил итә.

Элек 12 августка кадәр чәчелгән арыш көчле шытымнар бирә дип саналган. Уҗымга чәчүнең шундый яхшы вакытын "Яңа Юраш" агрофирмасы хезмәткәрләре кулдан ычкындырмады - алар арышны йөзләрчә гектарга чәчеп өлгерде инде. Бөтен район буенча алганда, планның 15 проценты дәрәҗәсендә уҗымнар чәчелгән.

Бу культуралар өчен туфрак әзерләү бөтен көченә бара, быел уҗымнар 10 мең гектар җир биләргә тиеш. Шуның белән беррәттән, механизаторлар ниятләнгән мәйданның яртысында диярлек туңга сөрүне тәмамлады.

Галина ВАДИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев