Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Кырга барганда мактанма, кайтканда мактан

Бүген дөм-дөмлеләрнең мактанырга тулы хаклары бар, чөнки 2011 елда "Яшь көч" агрофирмасында гектарыннан ... центнер мул уңыш жыеп алынды. Терлекләр өчен дә җаннары тыныч, азык җитәрлек әзерләнгән. Шартлыча бер башка 50 центнер азык туры килә икән.

"Кырдагысы түгел, амбардагысы уңыш",-ди халык. Мул уңышның югалтуларсыз җыеп алынуы ул авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәт һәм агрофирма җитәкчесенең зур тәҗрибә нәтиҗәсе. Урып-җыюда армый-талмый хезмәт күрсәткән, көн белән төнне ялгап эшләгән механизатор егетләргә агрофирма җитәкчесе Рузилә Һадиуллина аеруча рәхмәтле. Мәсәлән, ДОН-1500 комбайнын иярләүче Дамир Гәрәев быел 2077 тонна икмәк суктырган, терлек азыгы әзерләүдә Айрат Хуҗинга тиңнәр булмаган, аның күрсәткечләре иң югарысы. Ул ДОН-680 комбайны белән 12455 тонна сенаж һәм силос җыеп алган.

"Яшь көч" агрофирмасында инде 27 ел эшләүче хөрмәткә лаек Алмаз Закиров турында җитәкче аерым мактау сүзләре белән искә ала. "Ул эшен җиренә җиткереп, намус белән башкара торган кеше. Хезмәттә генә түгел, авылда да хөрмәтле ир-ат, үрнәк әти, тормыш иптәше һәм яраткан бабай да. Алар тормыш иптәше Рокыя белән бергә ике кыз һәм бер егет тәрбияләп үстерде",- дип бәя бирде ул аңа.

Алмаз Закиров эшен К-700 тракторында башлый, аннан соң КамАЗга утыра, соңрак Т-215 тракторына күчә. 2011 елгы районда узган алдынгылар слетында да Алмаз Закировның хезмәтен югары бәяләп, аңа Мактау кәгазе һәм бүләк тапшырылды. Алдагы елларда да игеннәр - мул, авыл хезмәтчәннәре - хөрмәтле булсын!

Л.Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев