Милләт әле яши
Һәрбер елганың башлангычы була. Бәләкәй генә чишмә. Менә шуннан бөтенесе башлана да инде. Аллаһы Тәгалә һәр тереклек иясенә үз орлыгын сала.
Бу Ходай биргән тереклек, җан иясенең яшәү көче ала торган үз урыны була. Ул, әлбәттә, туган җир! Туган як! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше - барысы да кече яшьтән үк тормышыбызның бер өлешенә әверелә. Аңыбызда һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар акрынлап Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Туган якны өйрәнү ерак гасырлардан килгән йолаларны, халыкның зур һәм матур эшләрен аңларга булыша.
Сүзем Алабуга районының иң матур авылларының берсе - Илмәт турында. Табигате белән генә түгел, халкы белән дә матур бу авыл. Эшкә уңган, булган, хезмәт сөючән, тыйнак, киң күңелле, батыр йөрәкле халык яши авылыбызда, дип әйтсәм, бер дә артык булмас. Бер гаилә кебек матур итеп яши белә ул.
Табигатенә килгәндә, авылны икегә бүлеп, нәкъ уртасыннан, борга- лана-боргалана Тана елгасы ага. Күз ачып йомганчы бер чиләк җиләк җыеп алырлык матур аланлыкларга, алтын башаклы кырларга бай авылыбыз. Бүген яшьләр бармак белән генә санарлык булса да, авыл әле гөрли. Балалар бакчасы, бай китапханәсе сөендерә. Китапханә эчендә, бәләкәй генә булса да, музее эшләп килә. Мәдәният йорты, әле быел гына салынган, уңай шартлар тудырылган медпункты, кибете эшләп тора. Иң мөһиме - авылга иман нуры иңдерә торган мәчете бар. Һәр иртәдә яңгыраган азан күңелләргә тынычлык бирә, җанга рәхәтлек иңдерә.
Авыл эчендәге юллар, ике күпер төзекләндерелде, шулай ук Ядегәр авылында күп елларга сузылган су проблемасы хәл ителде. Форсаттан файдаланып, авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Тимерхан кызына авылга яңа сулыш өргәне өчен рәхмәтнең иң зурысын җиткерәсе килә.
Илмәтлеләр өчен 2016-ел бик уңышлы ел булды. Авылыбызның тари- хын, үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген билгеләүче, халкыбызга хас милли йола, гореф-гадәтләрне яңарту, туганлык-дуслык җепләрен ныгыту елы дип атадык без аны.
Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга бара дип әйтсәк тә, алар әле халык хәтерендә. Өлкән кешеләр телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз, әбиләребезнең сандыкларында милли кием хәзинәләре саклана. Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә игътибар арта, халык бәйрәмнәрен торгызуга, аулак өй, Каз өмәләрен яңартып, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. Шуларның барысын истә тотып, мәдәният йорты каршында күп кенә түгәрәкләр эшли. Балалар - "Яшьлек", өлкәннәр "Сердәш" фольклор ансамблендә үз сәләтләрен шәһәр һәм авыл халкына таныта. Милли бәйрәмнәргә зур игътибар бирелә. Авылыбыз кечкенә генә булуга карамастан, депутатыбыз - Равил Галиәхмәт улы, агрофирма җитәкчесе Хәлил Нуретдин улы, авылыбыздан чыккан һәм үз эшләрен ачкан спонсорлар ярдәме белән ел саен Сабан туе оештырыла. Халыктан да шактый бүләк җыела. Нинди бәйрәм булса да, кунакларны коймак белән каршылау гадәткә кергән авылыбызда. Бу - кунакчыллыкның матур бер дәлиле.
Район күләмендә уздырылган "Авылым яши әле" смотр бәйгесендә чыгыш ясап, "Сердәш" фольклор ансамбле зур уңышка иреште. Ул гына да түгел, алар Мамадышта үткәрелгән " Иске Казан түгәрәк уены" татар фольк- лор фестивалендә үзләренең көчен сынап карарга булды. Өлкәннәребез бары тик Илмәт авылында гына үткәрелгән чара - "Аулак өйдә бәлеш урлау" йоласын сәхнәләштерде. Нәтиҗәдә, диплом белән бүләкләнеп, республика күләмендә уздырылачак фестивальдә канашырга чакыру алдылар. Фестивальдә "Сердәш" фольклор ансамбле лауреат исемен яулады, II дәрәҗәле диплом һәм истәлекле бүләкләр белән кайтты.
Авыл халкы һәм мәдәният йорты җитәкчесе Фәүзия Төхбәтуллина шул ансамбльдә йөрүче өлкәннәребезгә - Хәниф Хәбибуллин, Әнвәр Мөхәммәтҗанов, Илфат Шакиров, Әлфия Дәүләтшина, Мухаметзянова Розалия Мөхәмәтҗанова, Наилә Ямалетдинова, Мәрзия Латыйпова, Вәсимә Шакирова, аккомпаниаторыбыз Илнар Хуҗинга, һәрвакытта үзенең киңәшләре белән ярдәм иткән Зөлфия Хабибуллинага зур рәхмәт белдерә.
Милләте өчен җанатар кешеләр булганда, Илмәт яши әле. Буыннардан-буыннарга килгән чылбыр өзелергә тиеш түгел. Теләк булса, бу изге эшнең әмәл-чаралары да юк түгел.
Үзенчәлекле бердәм милләт буларак сакланып каласыбыз килә икән, бәйрәмнәребез, гореф-гадәтләребез, җырларыбызны тормышка кире кайтару өчен, халык белән бергәләп, җиң сызганып эшләргә генә кирәк икән.
Кипкән гөлгә су сибеп, кояш яктысына куйсаң, ул яшь үсентеләр җибә- рә. Бәлки, борынгы йолалар да шулай яшәреп китәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев