Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Морт авылында яшәүчеләрне нәрсә борчый?

Быелның 10 аенда Морт авыл җирлеге башлыгына 82 кеше мөрәҗәгать иткән.

2012 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлар буенча монда 314 хуҗалык, 905 кеше теркәлгән.

Авыл халкын торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү, төзелеш өчен участок бүлеп бирү, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләләре борчый.

Сорауларның бер өлеше шунда ук хәл ителә, икенчеләре исә контрольгә алына, ди җирлек башлыгы Фаиз Закиров. Мәсәлән, "Морт" агрофирмасы директоры ярдәме белән 500 квадрат метр мәйдандагы санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән. Әлеге проблема берничә ел дәвамында хәл ителмәгән булган.

Быел Мортның Таулы урамындагы юл өлешчә ремонтланган, урам яктырткычларына ревизия ясалган, зират юлы төзекләндерелгән. Җитәкче әйтүенчә, биредә каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча да проблемалар юк. Авыл җирлеге территориясендә барлыгы сигез контейнер куелган.

Билгеле булганча, быел Морт мәктәбе бинасы капиталь төзекләндерелде. 70 нче еллар ахырында төзелгән бинаның торышы әти-әниләр һәм педагогик коллектив өчен зур борчу тудыра иде, диде җитәкче. Хәзерге вакытта балалар төзекләндерелгән һәм заманча җиһазландырылган мәктәптә укый.

Авылда халык тарафыннан күтәрелгән бер генә мәсьәлә дә игътибарсыз калмый. Тик менә кайберләрен хәл итәр өчен район структуралары белән генә эшләү җитми, аның өчен җитәрлек күләмдә финанслау да, вакыт та бик кирәк, диде Фаиз Закиров.

Инде күптән хәл ителүне көткән шундый проблемаларның берсе - авылда янгын депосы төзү. Җитәкче әйтүенчә, төзелеш эшләре башланган һәм бүгенгә 1 миллион сумнан артык акча үзләштерелгән инде. Тик төзелешне тәмамлау өчен проект-смета документациясе буенча тагын якынча 3 миллион сум акча таләп ителә.

Озак вакыт буена чишелеш тапмаган мәсьәләләрнең тагын берсе - "Татэнергосбыт" ААҖ Алабуга филиалының халыкны су белән тәэмин итүче оешмага карата коммерциячел тариф куллануы. Морт авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров әйтүенчә, су өчен ай саен түләнә торган акча электр энергиясенең нибары 60 процентын гына түләргә җитә. Хәзерге вакытта Алабуга шәһәр прокуратурасы, халык ихтыяҗларын яклап, энергия белән тәэмин итүче оешмага карата шәһәр судына дәгъва гаризасы әзерли.

Фәридә Әскәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев