Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Морт авылы укучылары Муса Җәлилне искә алды

Укытучылар да, укучылар да бу чараларга тырышып әзерләнде.

15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Морт мәктәбендә патриот-шагыйрьне искә алу чаралары үткәрелде. Укытучылар да, укучылар да бу чараларга тырышып әзерләнде.

Китапханәдә, татар теле һәм әдәбияты бүлмәләрендә китап күргәзмәләре оештырылды. Шулай ук Муса Җәлилнең тормыш юлын чагылдырган стена газетасы чыгарылды. Өлкән сыйныф укучылары исә дәресләрдә әдипнең тормыш юлын, героик көрәшен, үлемсез иҗатын өйрәнде.

7 сыйныф укучысы Басыйр Гайнанов районкүләм үткәрелгән бәйгедә Муса Җәлилнең «Ышанма» шигыре белән чыгыш ясады. Башлангыч сыйныфлар да герой-шагыйрьгә багышланган чаралардан читтә калмады: алар өчен тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен ике телдә дә сәнгатьле итеп укыды, җырлар башкарды. Салават Хуҗин, Ландыш Шайгаллямова, Зәринә Гыйлмуллина, Полина Иванова һәм Сөмбел Хуҗина шигырьләрне аеруча сәнгатьле итеп укыды.

Моннан тыш, Морт мәдәният йортында Муса Җәлилгә 116 ел тулуга багышланган «Синең шигырьләрең мәңгелек» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Кичәдә мәктәпнең 4 сыйныф укучылары, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ветераннар советы рәисе, ветеран укытучы Әхтәмова Әлфирә Нуриәхмәт кызы катнашты. Балалар бу көннәрдә шагыйрь Муса Җәлил турында белемнәрен тагын да баеттылар. Әдипнең якты образы күңел түрендә мәңгелек урын алды, дип яза безгә Морт мәктәбе укытучысы Рузия Гайнанова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев