Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Морт авылында яңа терлекчелек комплексын төзү тәмамланып килә

Төзелеш Фәйзелхан Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында бара.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчесе сүзләренә караганда, төзелеш 5 ел элек башланган булган, төрле сәбәпләр аркасында, озакка сузылган. 

Хәзер эш беткән дияргә була: нык диварлар һәм түбәсе корылган, идән җәелгән, азык урыны әзерләнгән, тору урыннары, су эчерткечләр урнаштырылган. 

− Эчерткечләр астына махсус көпшәле электр җылыткычлары беркетелгән, алар суны тиешле температурага җиткерә. Бу да сөт сыйфатына тәэсир итә, − дип аңлатты Фәйзелхан Гарифҗан улы. 

Алда — тирес чистарткыч урнаштыру, аны Италиядән алалар, һәм комплекс әзер дигән сүз. Терлекләр яңа бинага күчергәннәрен көтә. Алар анда, европача стандартлар буенча, бәйләнмичә торачак. 

− Без Россиядәге голштин-фриз токымлы 66 баш тана сатып алдык. Хәзергә алар иске корпуста, − ди Фәйзелхан Әхмәтҗанов.

Яңа маллар килүгә, савылган сөт күләме дә артыр дип көтелә. Бүгеннән үк күренеп тора: элек бу хуҗалыкта бер сыер 15 литр сөт биргән булса, таналар алып кайткач, 25 литрга кадәр сөт сава башлаганнар. Тиешенчә тукландыру исәбенә, урындагы сыерлар да 18-20 литр сөт бирә башлаган. 

Сыерлар өчен яңа саву залы әзерләнгән. Ул тулысынча җиһазланган һәм механикалаштырылган. Электроника сөтнең майлылыгын һәм хәтта имчәкләрдә калган сөт күләмен дә исәпли. 

− Калган сөт 200-300 грамм тәшкил итәргә тиеш. Аны күбрәк савып алсалар яисә калдырсалар, сыерда мастит башлана. Болай бөтенесе автомат рәвештә бара. Оператор кидертеп куйган аппарат үзе салына һәм урынына куела, − дип сөйли җитештерүче.

Бозаулар өчен махсус ясле корылган, анда алар туганнан алып бер атна — 10 көн тора, аннары бозау абзарына күчерелә. 

Хезмәткәрләр турында да онытмыйлар. Алар өчен аерым бүлмәләр әзер, эштән соң юынып чыгарлык итеп, душ кабинкалы кием алыштыру урыннары ясалган. 

− Нигездә без бөртеклеләр үстерү белән шөгыльләнәбез. Уңыш җыю бездә 50 процентка үтәлгән диярлек. Быелгы ел уңышлы, урыны белән гектарыннан 50 центнерга җитә. Мондый уңышны күргән юк иде әле, − ди Фәйзелхан Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев